Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Подписка

"Кама ягы"на ТР дәүләт хезмәтләре порталында языл 1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче ярты еллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды. Район газетасы "Кама ягы" - "Камская новь"ка почта бүлекләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталының "Газетага язылу" интернет-сервисы аша да язылырга мөмкин (usIugi.tatarstan.ru). Порталдан кулланучылар безнең басмага язылу...

"Кама ягы"на ТР дәүләт хезмәтләре порталында языл

1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче ярты еллыгы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе старт алды.

Район газетасы "Кама ягы" - "Камская новь"ка почта бүлекләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталының "Газетага язылу" интернет-сервисы аша да язылырга мөмкин (usIugi.tatarstan.ru).

Порталдан кулланучылар безнең басмага язылу әбүнәләрен рәсмиләштерә дә, аның өчен түли дә алалар.

Басманы сайлау

Язылуны рәсмиләштерү процедурасы шактый гади һәм адымлы инструкция белән алып барыла.

Язылу өчен түләү дә дәүләт хезмәтләре порталында - банк картасы аша гамәлгә ашырыла.

Шулай итеп, газетага язылучылар язылу әбүнәсен үзләре өчен уңайлы вакытта өй компьютеры артында яки офиста рәсмиләштерә һәм аның өчен түли алалар.

Шуны әйтергә кирәк, "Газетага язылу" сервисы ТР элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы тарафыннан "Татарстан почтасы" федераль почта хезмәте идарәсе белән берлектә гамәлгә куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево