Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бакчасына түләү арту яки субсидияне ничек алырга

Татарстан шәһәрләрендә балалар бакчасына булачак түләү арту сәбәпле хәлләр кискенләшә. Әти-әниләр борчуга калган, яңа бәяләр буенча алар түли алырлармы? Татарстан Республикасы Лаеш районы социаль яклау бүлеге белгечләре әти-әниләр белән очрашалар, аларны борчыган сорауларга җавап бирәләр һәм кемнәрнең гаилә акча янчыгын янга калдырачак нинди компенсациягә исәп итә алуын аңлаталар.

Сюрприз-квитанция

-Яңа елдан соң Алешаны бакчага йөртә алырмынмы, ышанып бетә алмыйм, - дип шикләнә өч яшьлек малайның әнисе.

Хәзер ул ай саен бер мең өч йөз сумнан күбрәк түли. Анна бәяләр артачагы турында укыган, шуңа күрә аның сораулары да күп.

-Минем ике балам бар. Мин күпме түләя-чәкмен? - дип хафалана Алсу. - Әле бит коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә, ашарга да, яңа аяк киеме дә алырга кирәк. Кечкенә улым белән өйдә утыруым яхшы. Ирем белән мондый йөкне күтәрә алмабыз дип борчылам, - ди Руслан белән Алиянең әнисе.

Әмма социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре бәя арту гаилә бюджетына сизелерлек сукмас дип ышаналар. Беренчедән, моңа кадәр әти-әниләр балалар бакчасы хезмәтенә түләүдә федераль ташлама алдылар инде. Ул беренче балага 20 процент, икенчегә 50 процент һәм өченчегә 70 процент тәшкил итә. 2014 елның 1 гыйнварыннан соң да бу компенсация тулысынча саклана. Балаларга белем бирү учреждениеләрендә караган һәм тәрбияләгән өчен өстәмә компенсацияләр дә хәлне йомшартырга ярдәм итә.

Түләү бер ярым-ике мәртәбә арта һәм уртача айга ике мең сум тирәсе тәшкил итә. Ахыр чиктә ул гаиләдәге балалар санына, ата-аналарның хезмәт хакына һәм балалар бакчасы категориясенә бәйле.

Мәктәпкәчә белем бирү урчеждениеләрендә әти-әниләргә бакчага бәя үсү сәбәпле өстәмә компенсацияне ничек алу турында белешмәлекләр таратканнар. Аннан әти-әниләр түләве арту белән "кире кайтасы" акчалар суммасы да ачык күренә.

Балалар бакчасы өчен түләү

исәп-хисабы

Исәп-хисап ясагач күпләр тынычлана: бәя артса да, дулкынланган әниләр социаль челтәр-ләрдә үз битләрендә язганча ул кадәр артык түгел. Гаиләләрендә керем 10 мең сумнан ким булганнар аны сизмәсләр дә. Бер кешегә 20 мең сумнан артык акча алучыларның акча янчыгы сизелерлек бушый.

Ә менә субсидияләр алу өчен гаилә составы һәм керемнәр турында белешмәләрне вакытында китерергә кирәк. 2013 елның соңгы көн-нәрендә кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмау өчен социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре документларны хәзердән үк ала башлыйлар. Ата-аналарга уңай булсын өчен компенсация алуга документларны яшәү урынындагы социаль яклау бүлекләрендә генә тү-гел, билгеләнгән график буенча балалар бакчаларында да кабул итәчәкләр.

-Бу проблеманы тизрәк хәл итү өчен бездә барлык кирәкле әйберләр - сканер, ксерокс бар, исәп-хисапны монда, бакчада ук ясыйбыз. Ниндидер сораулар булса, шушында ук киңәшләр бирәбез, - дип ата-аналарга хәбәр итә Лаеш районы социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Борһанова. - Әгәр гаиләдә 23 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар - вузлар һәм техникумнар студентлары булганда, моны раслаган белеш-мәләр алып килегез.

Субсидия алу өчен түбәндәге документлар кирәк:

1. гаиләдәге барлык балаларның туу турындагы таныклыклары кү-чермәсе

2.әти-әниләр яки опекуннарның соңгы өч айдагы керемнәре турында белешмә

3. балалар бакчасы белән килешү күчермәсе

4. балалар бакчасы өчен квитанция күчермәсе

5. компенсация күчерү өчен банк счеты номеры

6. әти-әниләр яки опекуннар паспорты.

Әгәр дә сезнең өстәмә компенсация алуга бәйле сорауларыгыз булса 8 (84378) 2-55-82 яки 8 (84378) 2-54-48 телефоннары аша шалтыратыгыз. Республика матди ярдәм үзәгенең №25 бүлеге белгечләре аларны белеп һәм аңлаешлы формада җавап бирерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: повышение плата детсады