Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Артта калуны җиңеп

Җәй азагында "Семиречье" АФ ЧҖҖ терлекчеләре көн саен уртача ике тонна сөт алалар.

-Җирле товар җитештерүчеләр мондый нәтиҗәгә тиз килмәделәр, - дип фермалар эшенә йомгакка аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Мәсәлән, узган елның шушы вакытында агрофирмада уртача һәр сыердан 9 килограммнан да кимрәк сөт сауганнар. Савым көтүнең продуктлылыгы тагын да кимер иде, әмма "Семиречье"да моңа юл куймадылар. Бүген савым тотрыклы - уртача 10 кг. Әмма хуҗалыкта куелган бурычны үтәделәр, дип әйтеп булмый. Терлекчеләр үз алларына уртача район дәрәҗәсенә җитү бурычы куялар. Моның өчен һәр сыердан уртача бер килограмм сөтне өстәмә саву зарур.

Гүзәлия Хөсәенова (Атабай) гаилә фермасында продуктлылыкны арттыру буенча куелган чикне штурм белән алдылар дисәк арттыру булмас. Моңа нәселле терлек сатып алу, тулы кыйммәтле ашату һәм көйләнгән җитештерү технологиясе ярдәм иткән. Җәй азагына монда уртача тәүлеклек савым ике мәртәбә арткан. Бүген Атабай терлекчеләре потлы савымга якынаялар. Киләсе кышлату барышында да уңышларга өметләнәләр, моның өчен ныклап әзерләнәләр. "Березовка" ЧҖҖ, "Урта Девятово", "Агро-5" ЧҖҖләр дә көтү чорын яхшы күрсәткечләр белән төгәл-лиләр.

Югарыда санап үтелгән хуҗалыкларда савым көтүнең продуктлылыгын арттырып ирешелгән дәрә-җәне кышлату чорында да саклау өчен мөмкин булганның барын эшлиләр. Моның өчен азык, салам запасын тулыландыру дәвам итә. Бу сезонда кукуруз уңышы яхшы булды. Җәй азагында аның яшел массасы өстәмә азыкның иң яхшысы. Көз җиткәндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә абзарларны терлекләр кабул итүгә әзерләү темпы да арта. Буаз сыерлар һәм таналар өчен алар әзер диярлек.

Соңгы айлар дәвамында савым буенча иң артта барган "Заря" һәм "Имәнкискә" хуҗалыклары өчен быелгы җәй яхшылардан булмады. Соңгы мәгълү-матлар буенча аларның фермаларында тәүлеклек продуктлылык уртача район күрсәткеченнән түбән. Кыенлыкларга да карамастан салкыннарга кадәр бу хуҗалыклар кышкы шартларда уңышлы эшләү өчен нигез булдыра алырлар дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined надои показатели