Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Президент белән бергә“

Татарстанлылар үзләренең төп дәүләт бәйрәмен - Республика көнен масштаблы һәм матур итеп билгеләп үттеләр. Тантаналар алдыннан кызыклы һәм күпкырлы программа каралган иде. Аңа фестивальләр, конкурслар, спорт ярышлары, концертлар һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары катнашында башка чаралар керде. Светлана ПЕТРОВА Людмила НИКИФОРОВА фотосы Бәйрәмгә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте дә үз өлешен...

Татарстанлылар үзләренең төп дәүләт бәйрәмен - Республика көнен масштаблы һәм матур итеп билгеләп үттеләр. Тантаналар алдыннан кызыклы һәм күпкырлы программа каралган иде. Аңа фестивальләр, конкурслар, спорт ярышлары, концертлар һәм Татарстанның иҗтимагый оешмалары катнашында башка чаралар керде.

Светлана ПЕТРОВА

Людмила НИКИФОРОВА фотосы

Бәйрәмгә "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте дә үз өлешен кертте. Ул "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә" Татарстан Республикасы көне белән!" балалар открыткалары эскизлары конкурсын оештырды. Конкурста җиңүчеләрне 28 августта "Казан-Арена"да бүләкләделәр.

Бу вакыйга Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Настя Кутузова хәтерендә озакка калыр. Ул "Творчество без границ" номинациясендә җиңүче булды. Үзенең беренче зур бүләген - Татарстан символикасы төшкән бүләкләр җыелмасын Анастасия Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин кулыннан ала.

-Настя рәсем сәнгате белән бик теләп шөгыльләнә, - дип сөйли скрапбукинг буенча түгәрәк җитәкчесе, Лаеш балалар йорты педагогы Марина Курашова, - шуңа күрә "Президент белән бергә" хәрәкәте оештырган конкурс турында ишетүгә без анда катнашырга булдык. Безнең 15 яшьлек тәрбияләнүчебезнең эше "Прогулки по Кремлю" дип атала иде. Аның открыткасы эскизында Казан Кремле күренеше, Кол Шәриф мәчетенең һәм Благовещение соборының мәһабәт биналары, Сөембикә манарасы сурәтләнгән. Без яшь рәссамыбызның "Президент белән бергә" хәрәкәте тарафыннан талантлы яшьләрне ачыклау һәм яклау буенча масштаблы эш кысаларында үткәрелгән конкурста җиңүчеләрнең берсе булуына шатбыз.

"Президент белән бергә" хәрәкәте быелның апрелендә Татарстанның барлык иҗтимагый оешмалары вәкилләрен җыйган "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!" форумында булдырылды. Аның максаты - Татарстанда яшәүчеләрне берләштерү һәм президент программалары һәм инициативаларын яклау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру. Бүгенге көндә "Президент белән бергә" хәрәкәте филиаллары республиканың барлык районнарында эшли. Активистлар көн саен 150 дән артык төрле чаралар оештыра.

Иҗтимагый хәрәкәтнең Лаеш филиалы үз сафларында инициативалы, актив, амбициоз, үз энергиясен мөһим чаралар оештыру һәм үткәрүгә юнәлткән яшьләрне берләштерә. Җиңү Паркын ачуга әзерлек, шәһәр һәм район территориясен төзекләндерү буенча күпсанлы шимбә өмәләре, спорт ярышлары һәм Яшьләр көнен үткәрү - әлеге хәрәкәт активистлары һәр җирдә алда. Алар берьюлы берничә социаль объект ачылуда, республика лидеры Рөстәм Миңнехановны яклаучы акцияләрдә энтузиазм белән катнаштылар. Хәрәкәт символикасы төшерелгән палатканы Лаешта гадәткә кергән урам бәйрәмнәрендә күрергә була иде. Монда яшьләр халык арасында пропаганда һәм агитация эше алып бардылар. Үз эшчәнлекләре кысларында иҗтимагый оешмада катнашучылар спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыралар, аек, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалыйлар. Хәрәкәткә үз белемнәренә, иҗади омтылышларына һәм сәләтләренә кулланылыш табучы яшьләр җәлеп ителә. Безнең киләчәк алардан, яшьләрдән тора. Алар иң тәвәккәл перспектив мәсьәләләрне дә хәл итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево