Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчләр тикшерелде

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре ындыр табакларына яңа уңыш ашлыгының беренче тонналары кайтты.

Район басуларында уракка төштеләр һәм быел ул эссе һава игеннәр өлгерүен тизләтү сәбәпле гадәттәгедән 10 көнгә алдан башланды. Игенчеләр моңа әзер иде. "Хәерби" ЧҖҖ комбайнчылары беренче мөмкинлек булуга басуга чыктылар һәм санаулы көндә борчак уңышын җыеп та алдылар, гектардан уртача 22 центнер уңыш чыккан. Игеннәрне урып-җыюның беренче этабын комбайнчылар уңышлы үттеләр. Ул хуҗалыкның уракка әзерлеге 100 процент булуын күрсәтте. Июль кояшы киптергән җиргә яуган яңгыр да урынлы булды. Яңгырның беренче тамчылары комбайн кабинасы түбәсенә төшкәнче игенчеләр яңа уңыш борчагы төялгән соңгы машинаны ындыр табагына озатканнар иде.

Яңгыр урып-җыю эшләре барышына үз төзәтмәләрен кертсә дә (соңгы ике көндә комбайннар эшләмәде) хуҗалыкта яңгыр ашлык бөртекләрен тулыландырыр, күпьеллык үләннең икенче чабымы күтәрелеп китәр дип өметләнәләр. Бу көннәрдә бәрәңге, яшелчә, кукуруз да күтәрелде.

Яңгыр ясаган тәнәфесне игенчеләр эш өчен файдаланалар - тагын бер кат комбайннар әзерлеген тикшерәләр. Аларны алда зур эш көтә. Урак барышында 2 мең гектардан бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк. Һәрвакыттагыча вакыт чикләнгән. Алай булмаганда уңыш югала. Ә хуҗалыкта моңа юл куелмый.

-Игеннәрне урып-җыюны эш планында каралган срокта төгәлләү өчен район игенчеләренә көн саен мең гектардан уңыш җыеп алырга кирәк, - дип урак чорына төп бурычларны билгели авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев. - Моның өчен районда 67 комбайн әзерләнгән, шуларның 26 сы чит илнеке. Кырга чыгар алдыннан аларның әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Бу сезонда комбайн паркының 10%ка яңартылуы быелгы урып-җыюның уңай ягы.

Дөрес, кайбер хуҗалыкларда бер комбайнга туры килүче эш күләме элеккечә үк күп. Әлеге проблеманы чишү уракны яхшы срокларда тәмамлауны тәэмин итү дигән сүз. Һәр хуҗалыкта хәлне үзләренчә яхшыртырга тырышулары очраклы түгел. Мәсәлән, урып-җыю мәйданы иң күп булган "ВАМИН-Татарстан һәм К" КТ һәм "Семиречье" АФ ЧҖҖ дә - әлеге хуҗалыклар өлешенә иген басуларының 40 проценттан артыгы туры килә - һәр комбайн ике комбайнчы белән тәэмин ителгән.

Монда көчләрен сынап карадылар инде. "Семиречье"да уракның беренче көннәрендә борчак басуының өчтән береннән күбрәк өлешеннән уңыш җыеп ала алдылар.

Бүгенге көнгә район игенчеләре 439 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар суктырды. Бу әле башы гына, әлбәттә.Төп сынау алда.

Ә бу вакытта. Игенчеләр, терлек азыгы әзерләүчеләр хезмәтен оештыру мәсьәләсе кичә ТР Министрлар Кабинеты видеоконференциясендә каралды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов җитәкчеләрне игеннәрне җыюда темп һәм сыйфат тәэмин итәргә чакырды. Район башлыгы Михаил Афанасьевның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә сораулары бар иде, аерым алганда алар яшел уракны оештыру буенча булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кирби урожай страда