Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәктәп укучылары белән өйрәнү эвакуациясе үткәрделәр

Өченче сентябрь көнне Чаллы мәктәпләренең берсендә янгын чыкты. Бәхеткә каршы, бу хәлне берничә мәртәбә уйнаган укучылар һәм педагоглар бинадан вакытында чыктылар. Зыян күрүчеләр юк. Бу яңалык янгын чыгу ихтималына эвакуация планын регуляр эшләүне искәртү кебек телеяңалыкларда бер генә яңгырамады.

Татарстанда сентябрьнең беренче ункөнлеге гадәттә янгын куркынычсызлыгына багышлана - барлык мәктәпләрдә өйрәнү тревогасы сигналы яңгырый. Гадәттән тыш хәл репетициясен Лаеш районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге Лаеш мәктәбеннән башлады.

Янгын тревогасын Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Опарин контрольдә тотты. Гадәттән тыш хәл очрагына үз гамәлләрен белүен ачыклагач ул вахтерга киңәшләрен бирде. Янгын хәвефе сигналы дәрес вакытында яңгырады. Берничә секундтан коридор балалар белән тулды. Алдан өйрәнелгән эвакуация планы буенча укучылар һәм укытучылар санаулы минутларда мәктәп бинасыннан чыктылар. Барысы мәктәп каршындагы мәйданда тезелде. Өйрәнү тревогасы төгәл һәм бердәм үтте - ә бу эшкә әзерлек күрсәткече.

Элегрәк укытучылар балалардан соң класс журналларын коткарсалар, мәгълүматлаштыру гасырында кәгазь вариантта мөһим документлар юк. Шуңа күрә педагоглар кулында укучылар исемлеге генә, алар аның буенча теге яки бу баланың булуын, булмавын тикшерделәр. "Өч минутка сыештык. Бик яхшы", - дип йомгак ясады С.Опарин.

"Бездә 450 укучы, шуларның 48е беренче сыйныфта, - дип хәбәр итә мәктәп директоры Анатолий Королев. - Кечкенәләр өчен бу вакыйга көтелмәгән хәл булды. Чөнки кичә генә беренче кыңгырау яңгырады, ә бүген - өйрәнү, янгын хәвефе. Безгә янгын кирәкми, ләкин без аңа әзер булырга тиеш".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев