Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гражданнарның законлы мәнфәгатьләре сагында

Бүген Суд приставлары федераль хезмәтенә 148 ел була. 1865 елда оешкан хезмәт бүген дә гражданнарның ирек хокукы һәм законлы мәнфәгатьләре сагында тора.

-Хәзерге вакытта суд приставларының район бүлегендә 12 хезмәткәр эшли. Безнең эшнең үзенчәлеге суд карарларын дөрес һәм үз вакытында башкарудан, гражданнар һәм оешмалар мәнфәгатьләрен яклаучы башка органнар актларын үтәтүдән гыйбарәт. Безнең хезмәтнең кирәклеген вакыт үзе раслады. Россия пенсия фонды, районара салым инспекциясе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм административ материалларны карауга вәкаләтле органнардан һәм судлардан башкаруга килгән документлар саны елдан ел арта. Нигездә, бу гражданнарның кредит түләүләре, торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары, мәҗбүри иминият взнослары, индивидуаль эшмәкәрләрнең салымнар түләүләре буенча йөкләмәләрен үтәмәүгә кагыла, - дип хезмәтнең төп эшчәнлек юнәлешен әйтеп үтте бүлек начальнигы Илнур Сатдинов.

Җитәкче әйткән сүзләрне саннар да раслый. Агымдагы елның 9 аенда суд приставлары хезмәтендә башкаруда 1 миллиард 63 миллион сумлык 6645 эш булган. Ел башыннан суд приставлары хезмәте 7 миллион сумлык салым түләүләре түләттергән һәм күчергән. Түләттерелгән административ штрафлар суммасы да арта. Башкару җыены суммасы 4,5 миллион сумга арткан (суд карарларын үз вакытында үтәмәгән өчен санкция). Шул максатыннан суд приставлары "Исәп-хисап үзәге" җәмгыяте белән берлектә пенсия фонды, салым органнары, банклар вәкилләре катнашында торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларга рейдлар үткәрәләр. Бүлек хезмәткәрләре юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә "Юл приставы" акциясендә регуляр катнашалар. Эш менә нәрсәдә: аппаратураны автомашина номерына юнәлтәләр, компьютер экранында автомобиль хуҗасының булган бурычлары турында мәгълүматлар чыга. Өстәвенә, бу җиһаз юл хәрәкәте иминлеге постларында гына түгел, сәүдә комплекслары, парковкалар янында да нәтиҗәле файдаланыла.

Хезмәткәрләр сүзләре буенча, бурычларны түләтүдә бурычлыларны Россия Федерациясе чигеннән чыгармау чарасының нәтиҗәсе яхшы. Мәсәлән, 9 айда 1197 тиешле карарлар чыгарылган. Шундый очраклар да була, ерак һәм күңелле сәяхәткә җыенган бурычлы кешеләрне суд приставларына самолет трабыннан борырга туры килгән.

2013 елдан башлап чит ил гражданнарын Россия Федерациясеннән җибәрү буенча да вазифа йөкләнде. Бу бурычны үтәп үткән чорда район территориясендә законсыз яшәгән 13 кеше озатылган, приставлар бу гражданнарны махсус тоту урынына урнаштыру, аларга билетлар алу һәм самолетка утыртканчы озату мәсьәләләрен дә хәл итәләр.

Суд приставлары үз эшчәнлекләрендәге уңай үзгәрешләрне дә билгеләп үттеләр, өлешчә бу программ тәэмин ителешкә кагыла. Суд приставлары күп үтенечләр һәм мәгълүматларны банклар һәм теркәүче органнар белән мәгълүматны электрон алыштырудан алалар. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының 40 банкында ачык счетлар булу турында запрос ясала. Бурычлары булган гражданнарга элемтә операторлары аша СМС-хәбәр итүләр җибәрелә.

Суд приставлары хезмәтенең җинаять законнары кысаларында да вәкаләте бар. Күп очракта аларга суд карарын үзләре теләп үтәргә теләмәүче кешеләр белән аралашырга туры килә. Бүгенге көндә бүлек хезмәткәрләре алимент түләүдән баш тарту очрагы буенча 12 җинаять эше кузгатканнар. Хезмәт эшчәнлегенең бер юнәлеше - суд утырышлары иминлеген тәэмин итү.

Гомумән алганда суд приставлары эше җиңелләрдән түгел, ул зур түземлек, үзсүзлелек, яхшы реакция һәм җитезлек таләп итә. Бүген суд приставлары бәйрәме, әмма алар эш көнендәгечә үз урыннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дата правопорядок приставы