Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Радуга“ тәрбиячесе Бөтенроссия конкурсының бронза призеры

Төрле конкурсларда һәм ярышларда җиңү системалы эштән, рухи һәм физик көч сарыф итүдән башка мөмкин түгел. Ә Бөтенроссия конкурсларында лидерлар өчлегенә керү өчен аерым әзерлек һәм үз-үзеңне жәлләми эшләү кирәк. Лаешның "Радуга" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Леонтьеваны бетмәс-төкәнмәс энергияле кеше буларак беләләр. Ул һәрчак эзләнүдә, үзе дә конкурсларда катнаша, моңа...

Төрле конкурсларда һәм ярышларда җиңү системалы эштән, рухи һәм физик көч сарыф итүдән башка мөмкин түгел. Ә Бөтенроссия конкурсларында лидерлар өчлегенә керү өчен аерым әзерлек һәм үз-үзеңне жәлләми эшләү кирәк.

Лаешның "Радуга" балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Леонтьеваны бетмәс-төкәнмәс энергияле кеше буларак беләләр. Ул һәрчак эзләнүдә, үзе дә конкурсларда катнаша, моңа тәрбияләнүчеләрен дә җәлеп итә. Мәсәлән, Кира Трифонова балалар һәм педагоглар өчен "Созвездие талантов" Бөтенроссия иҗади конкурсында өченче урын алган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм педагоглар өчен "Медалинград-август 2015" Бөтенроссия конкурсында Кира Трифонова, Арсений Бердников, Рузан Ванью һәм Руфат Аббасзаде "Декоратив гамәли иҗат" номинациясендә бронза призерлар булган.

Елена Владимировна үз балаларының җиңүләре белән горурлана. Ул бәләкәчләр өчен үзе үрнәк булып тора. "Ел тәрбиячесе-2015" район конкурсында ул өченче урын һәм 8 мең сумга грант алды. Ә бу көннәрдә билгеле булганча, 1 квалификация категорияле педагог Елена Леонтьева "Педагогик уңыш" Бөтенроссия конкурсында "Методик эшләнмә" номинациясендә өченче урын алды. Аның "Прогулка вокруг детского сада" эше мәктәпкәчә белем бирү секциясендә иң яхшыларның берсе була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаишево детский сад