Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район киләчәк өчен тавыш бирә

Үткән якшәмбедә илебездә 2012 елның иң зур сәяси вакыйгасы - Россия Президентын сайлаулар үтте. Район территориясендә урнашкан кайбер сайлау участокларында безнең хәбәрчеләр дә булды.

Сайлаучыларга уңайлы булсын өчен бу сайлауларда яңа төзелгән алты сайлау участогының берсе Спорт - Лаеш спорт комплексы (Яңа база) бинасына урнашкан һәм якындагы 8 урамда яшәүчеләрне кабул итәргә тиеш иде. Ә бу 637 кеше. Сайлаучыларның тавыш бирү өчен яңа урынны яхшы белүләре участок ачылганчы ук күренде: беренче сайлаучылар озак көттермәделәр һәм вакытыннан бераз алдан килделәр. Комиссия әгъзалары өчен бу көтелмәгән хәл түгел - алар сайлаучылар элек тавыш биргән урынга китмәсеннәр өчен шактый эшләгәннәр. Мәгълүмати-аңлату эшләре, адрес күрсәтелгән чакыру кәгазьләре, өстәвенә сай- лаучыларның гражданлык аңнары - боларның барысы монда килүне тәэмин иткән.

РУПС бинасында урнашкан Заря участогында да сайлаучылар иртәнге якта күп булган. Комиссия әгъзалары участокта бәйрәм атмосферасы булдырганнар - иртәдән музыка яңгырый, буфет эшли. Ә беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә - алар 8 кеше - истәлекле бүләкләр тапшырылган. Тавыш бирергә килүчеләр бер берләре белән исәнләштеләр, бәйрәм белән котладылар. Күпләр өчен сайлауның киләчәккә өметләре белән бәйләнгән истәлекле вакыйга булуы сизелде. ЛТЭТта урнашкан Техникум сайлау участогына килүчеләрнең күбесе элекке гадәт буенча үзәк бинага юл алды. Форпост әгъзалары: "Сайлаулар анда", - дип янкорманы күрсәттеләр. Күрсәткечләр буенча лаешлылар быел сайлау участогы җиһазланган спорт залына юл тоталар: "Монда иркенрәк", - дип аңлата бу карарны сайлау комиссиясе рәисе Павел Кореев.

ЛТЭТ укытучысы Евгений Фадеев беренче тапкыр сайлауларда бәйсез күзәтүчеләрнең "Гадел сайлаулар" корпусы күзәтүчесе сыйфатында катнаша: "Мин артык дулкынланмыйм. Безне вазифалар һәм хокукларыбыз белән таныштырдылар. Без закон нигезендә эш итәчәкбез". Татьяна Новикова - КПРФтан күзәтүче - гадел сайлаулар яклы: "Минем тавыш мөһим, шуңа күрә дә сайлауга килдем. Мин үзем КПРФ әгъзасы түгел, әмма бу партия платформасын яклаган туганнарым бар". Алга китеп булса да әйтик, көн дәвамында бозу очраклары булмаган. Комиссияләр төгәл эшләгән.

Сокурыдагы сайлау участогында теркәлгән 879 кеше актив гражданлык позициясе күрсәтте. Беренче булып җирле "Карагод" ансамбле җырчысы 88 яшьлек Татьяна Кузьминична Монахова тавыш бирде. Сайлау барышын президентлыкка кандидат Владимир Жириновский, Владимир Путин һәм Сергей Миронов вәкилләре күзәтте. Башка урында тавыш бирү таныклыгы алган 36 кешенең күбесе бүген сменалы эштә. Ә полиция хезмәткәре Ирек Сафин күптән түгел Чечняга командировкага киткән, ул шунда, туган җиреннән читтә, тавыш бирәчәк.

Державино сайлау участогында 30 дан артык кеше сайлау комиссиясе әгъзаларын өйләрендә көтә - өлкән яшьтә булу, сәламәтлеге буенча сайлау участогына үзләре килә алмаучылар гариза биргәннәр. Бу участоктагы иң өлкән сайлаучы Надежда Андреевна Сергеевага 92 яшь. Анастасия Григорьевна Корсакова 90 яшьтә булса да участокка үзе килгән. Аның гомерендә сәяси сайлаулар күп булган. Ә менә елга техникумы студенты Альберт Зарипов өчен дүртенче март икеләтә бәйрәм - беренче сайлау һәм туган көн: аңа 18 яшь тулды.

Җирлек башлыгы Исламия Камалиева якташларының актив булуын билгеләп үтте. Державинода яшәүчеләр эш сөяләр һәм җаваплылар: шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләр саны буенча бу җирлек районда алдынгы урында. Аэропортта машина йөртүче Илфар Хәбибуллин гаиләсе биш сыер һәм тугыз бозау асрый. Державино халкы казанышлары республика дәрәҗәсендә танылды.

Безнең хәбәрчеләребез белән сөйләшкән кешеләрнең күбесе сайлаулар гадел, дигән фикердә. Сайлау кампаниясе барышын һәм сайлау комиссияләре эшен он-лайн режимда күзәтү мөмкинлеген аның төп үзенчәлеге дип атыйлар.

Без илебез язмышын Президентка тапшырып сайладык. Дәүләт башлыгы нинди генә көчле һәм зирәк булса да, күбесе бездән, сайлаучылардан, шәһәрләр һәм авылларда яшәүчеләрдән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы президент район