Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Рамаев“ фермерлары үрдәк ите һәм йомыркасы җитештерүне арттырырга әзер

Комлы Ковалиның иң үзәгендә диярлек урнашкан үрдәк фермасына эләгү бик җиңелдән булмады. Составына журналистлар, телевидение хезмәткәрләре һәм район җитәкчелеге вәкилләре кергән безнең төркемгә инструкция таләпләрен төгәл үтәргә туры килде, беркем дә чыгарылма булмады. Бахиллар, ак халатлар, дезинфекция келәмнәре - нинди дә булса инфекция кермәсен өчен монда барысы да җиренә җиткерелгән....

Комлы Ковалиның иң үзәгендә диярлек урнашкан үрдәк фермасына эләгү бик җиңелдән булмады. Составына журналистлар, телевидение хезмәткәрләре һәм район җитәкчелеге вәкилләре кергән безнең төркемгә инструкция таләпләрен төгәл үтәргә туры килде, беркем дә чыгарылма булмады. Бахиллар, ак халатлар, дезинфекция келәмнәре - нинди дә булса инфекция кермәсен өчен монда барысы да җиренә җиткерелгән.

Хезмәткәрләрнең куркуын аңлап була. Аларның кошлары авырлыкны гормональ препаратлар һәм антибиотиклар исәбенә җыймый һәм сәламәтлеген дә алар ярдәмендә сакламый. Үрдәкләрне рациональ ашату һәм асрау, чисталык, санитар нормаларны катгый үтәү - йомыркаларны инкубаторга урнаштырганнан башлап продукцияне кулланучыга житкергәнче бар технологик чылбырның уңыш нигезе.

"Үрдәк патшалыгы" - хуҗалыкның бар комплексы шундый тәэсир калдыра. Комлы Ковали фермерларының җитештерү масштабын күз алдына китерү өчен берничә санны атап китәргә кирәк. "Рамаев"ның мәйданы - 8 гектардан артык.

Әзер продукцияне - үрдәк итен, шашлык, самса, пилмән, тушенка һәм башка деликатесларны сатуга әзерләү юлы йомыркаларны карап тикшерүдән башлана. Аларның һәркайсы овоскоп - кечкенә фонарьне хәтерләтүче махсус прибор белән яктыртыла.

-Йомырканың җәенке башында караңгы тап ачык күренергә тиеш. Бу һава камерасы, аннан башка яралгы үсә алмый, - дип аңлата инкубатор хезмәткәрләренең берсе. - Табигый ки, йомырка кабыгында бернинди чатнаган яки зыян килгән урын булмаска тиеш. Контроль узганнарны махсус лотокларга урнаштырабыз, аннан соң дезинфекциялибез һәм инкубатор шкафына озатабыз. Анда буш урыннар булмый. Йомырка инкубаторда 28 көн була. Һәр җиде көн саен 20 меңнән артык йомырка урнаштырыла.

Без үрдәк бәбкәләре урнашкан залларның берсен карадык. Алар суда чупылдарга яраталар, шуңа күрә су эчү урыны юешләнә һәм пычрана. Бәләкәчләр коры һәм чиста булсын өчен, авыл осталары бертөрле хәйлә корганнар. Рәшәткәле калкулыклар урнаштырганнар, аларга - улаклар. Бар сыеклык һәм пычрак рәшәткә аркылы аска агып төшә. Аларны җыеп алып утильләштерәсе генә кала. Фермерлар кошларны болай асрауны Көнбатышта күргәннәр. Бу ысулны үрдәк бәбкәләрендә дә сынап карарга уйлаганнар.

-Аларга кыен булыр дип курыккан идек, әмма алар булдырдылар, безнең өметне акладылар. Беренчедән, салам азрак китә. Икенчедән, кошлар чистарак, - дип экспериментка йомгак ясый фермер хуҗалыгы директор урынбасары Радик Хөсәенов. - Үрдәкләрнең без үрчетә торган Черри-Велли токымы - иң тиз үсүчеләрнең берсе - 42 көндә үсеп җитә. Дөрес асралганда яшь кошларның авырлыгы бу вакытка өч килограммнан артыграк булырга мөмкин! - дип соклана Радик Рәшит улы. - Әзер продукцияне без үзебез сатабыз, безнең барысы да хәләл. Черри-Велли бройлеры - ит токымлы гына түгел, ул йомырка да сала. Якынча алты айда йомырка сала башлый, ә алдагы ярты ел эчендә бер үрдәк 296 га кадәр йомырка бирергә мөмкин. Алар ел буе диярлек йомырка салалар.

(Ахыры 2 биттә).

Үрдәк үрчетү белән шөгыльләнгәндә бу бик файдалы. Хәзер инглизләр соңгы еллар эчендә беренче тапкыр россияле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшли башладылар. Узган атнада бездә "Рамаев"ның эшчәнлегенә күзәтчелек итүче инглиз булды. Бар залларны караганнан соң аның исе китте. Күпкә начаррак хәлне күрермен дип көткәнен әйтте. Быелга бар йомыркалар һәм тәүлеклек үрдәк бәбкәләре дә диярлек сатылган инде - Самара, Оренбург, Башкортостан, Пензадан күп гаризалар алдык. Узган елда Татарстанда да күп саттык.

-Безнең үрдәкләр киң күкрәкле, юка тиреле, мае аз. Шуңа күрә аның ите тәмлерәк һәм йомшаграк. Без соңгы мизгелдә диярлек ана үрдәкләр көтүе сатып алырга өлгердек, ә быел бу бик гади булмады, - дип ферма буйлап экскурсияне дәвам итә фирманы оештыручыларның берсе Рамил Гобәйдуллин. - Элек йомырканы Венгриядән сатып ала идек. Хәзер чит илгә бәйле түгелбез. Безнең инкубаторыбыз иң заманча. Андыйлар Россиядә башка юк. Быел халыкны үрдәк бәбкәләре белән тулысынча тәэмин итү өчен өстәмә шкафлар сатып алырга планлаштырабыз. Безгә күп җирләрдән, хәтта Липецскидан киләләр. "Рамаев" авыл эшмәкәрләрен һәм фермерларын алар мәйданында үрдәк үстерергә җәлеп итәргә, алар белән уртак бизнес алып барырга әзер. Тагын да заманчарак чалу цехы турында уйлыйбыз, ул бик яхшы ярдәм булыр иде. Без аның дәүләтнеке булуына да риза. Мәсәлән, Ростов өлкәсендә бу мәсьәлә хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителгән. Моннан тыш, безгә җитештерүне арттыру өчен өстәмә корпуслар кирәк.

"Рамаев" үз продукциясен чыгаруны арттырырга әзер. Һәм Көнбатыш санкцияләре моңа комачаулый алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево фермы