Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда эшсезләр саны республикада иң түбән күрсәткеч

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова мәгълүматлары буенча, Лаеш районында 575 вакансия бар. Аларның яртысыннан артыгы - эшче һөнәрләр буенча. Кадрларга иң зур мохтаҗлык төзелештә (32%), сәүдә һәм җәмәгать туклануында (13%), җитештерү өлкәсендә (11%) сизелә. Үз белемнәреңне һәм тәҗрибәңне куллану өчен эшчәнлек өлкәсе киң. Бүгенге көнгә эшсез гражданнар саны 37 кеше...

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова мәгълүматлары буенча, Лаеш районында 575 вакансия бар. Аларның яртысыннан артыгы - эшче һөнәрләр буенча. Кадрларга иң зур мохтаҗлык төзелештә (32%), сәүдә һәм җәмәгать туклануында (13%), җитештерү өлкәсендә (11%) сизелә. Үз белемнәреңне һәм тәҗрибәңне куллану өчен эшчәнлек өлкәсе киң. Бүгенге көнгә эшсез гражданнар саны 37 кеше тәшкил итә, бу районның икътисади актив халкының 0,20%ы. Агымдагы елның тугыз аенда мәшгульлек хезмәтенә 814 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 478е эш эзли, 336сы - һөнәр сайлау буенча. Мәшгульлек хезмәтенең һәр хезмәткәре уртача 270 кешене кабул иткән. 449 эшсез яки мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санының 84 %ы эшкә урнаштырылган.

Эшсезлек буенча пособие алучы гражданнар өлеше 89% тан 81% ка кадәр түбәнәйгән. Шул ук вакытта эшсезлек буенча пособиенең уртача күләме бераз арткан һәм 3919 сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елга пособиенең минималь күләме 850 сум, максималь күләме - 4900 сум итеп билгеләнде. Эшсезлек буенча пособие түләүнең уртача дәвамлылыгы 2,6 ай тәшкил итә.

Кешеләр мәшгульлек үзәгенә эшкә урнашу мәсьәләләре белән генә мөрәҗәгать итмиләр. Алар хезмәт законнары, халык мәшгульлеге турында законнар буенча аңлатмалар алалар. Аларны үсмерләрнең һөнәр сайлавы, яңа белгечлек алу мөмкинлеге кызыксындыра. Мәсәлән, күптән түгел "психолог" белгечлеге буенча югары белемле кыз мөрәҗәгать иткән. Мәгариф идарәсе белән сөйләшүләрдән соң ул өч көннән эшкә урнашкан.

Быел төзелеш университетын тәмамлаган егет "Земля" МУПка, барлык мөрәҗәгать итүче Лаеш техникумын тәмамлаучылар эшкә урнаштырылган, ә урта мәктәпне тәмамлаган кыз "чәчтараш" белгечлеге буенча укырга җибәрелгән. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүче барлык яшь белгечләр дә диярлек эшкә урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев