Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда «Китап бәйрәме»

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра. Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 7 октябрендә Олы Кабан...

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында «Китап бәйрәме» дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын уздыра.

Чираттагы «Китап бәйрәме» 2015 елның 7 октябрендә Олы Кабан авылында уздырыла.

Бу бәйрәмдә танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.

Бу чара кысаларында, Татарстан Республикасы Фән hәм мәгариф министрлыгы ярдәме белән, Татарстан китап нәшриятында чыгарыла торган дәреслек авторларының татар теле hәм әдәбияты укытучылары белән очрашуы үткәрелә. Очрашуда яңа методик эшләнмәләр буенча фикер алышулар булачак, ә укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алачаклар.

Тантана Олы Кабан мәдәният йортында иртәнге 9 сәгатьтә башлана.

Керү ирекле. «Китап бәйрәме»нә рәхим итегез!

+6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево