Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ремонт һәм яңа төзелешләр

Торак сафка кертү темплары буенча район Татарстанда алдынгы позицияләрдә Бер кешегә 2,21 кв.м. мәйдан туры килә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән өч тапкырга югарырак. 2015 елда 86,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу планнан 39,5%ка күбрәк. Шул исәптән дәүләт программалары кысаларында Столбищеда, Усады, Габишево һәм Лаешта гомуми мәйданы 17111,4 кв.м....

Торак сафка кертү темплары буенча район Татарстанда алдынгы позицияләрдә

Бер кешегә 2,21 кв.м. мәйдан туры килә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән өч тапкырга югарырак.

2015 елда 86,5 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган, бу планнан 39,5%ка күбрәк. Шул исәптән дәүләт программалары кысаларында Столбищеда, Усады, Габишево һәм Лаешта гомуми мәйданы 17111,4 кв.м. булган күпквартирлы 7 яңа йорт төзелгән.

Узган ел сигез ветеран яңа квартир алды. Социаль ипотека программасы буенча 137 гаилә торак шартларын яхшырткан. Полиция уполномоченныйлары өчен Габишевода, Иске Пристаньда һәм Кече Елгада автоном торак комплекслар сафка кертелгән.

Хәербидә, Шуранда, Комлы Ковалида һәм Олы Кабанда мәчетләр төзүгә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәтләр бирелгән.

Лаешта, Габишево, Никольский һәм Нармонкада алты торак йортка капиталь ремонт ясалган.

Лаеш. Сәйдәшев урамындагы йорт ремонтка кадәр.

Лаеш. Сәйдәшев урамындагы йорт ремонттан соң.

Район территориясендә җиде яңа кибет ачылган. Лаешта һәм Никольскийда күпквартирлы йортларның ишегаллары территорияләре төзекләндерелгән һәм ремонтланган. ПФРның Лаеш районы идарәсенә караучы территория яхшыртылган.

Өч торак пунктка килү юллары төзелгән һәм ремонтланган. 2015 елда ремонт ясалган юлларның гомуми озынлыгы 26,48 километр тәшкил иткән, аларның 11,81 километры асфальтланган, 12,37 километрга вак таш җәелгән. Өч километрдан артыграк юл капламының чокыр-чакырлары ремонтланган. 2,6 километр тротуар җиһазландырылган. Агымдагы елда тагын ике җирлеккә килү юллары төзү планлаштырыла. Шулай ук муниципаль юл фонды исәбенә поселоклар эчендә 16 километр юл салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район новостройки ремонт