Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика көненә Лаеш бәйрәм төсе алды

Лаеш районы кешеләре Республика оешу көненә багышланган тантаналарда катнашты. Бөтенхалык төбәк бәйрәме хөрмәтенә төп чаралар район мәдәният йортында үтте. Анда хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, хезмәт ветераннары, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Яхшы гадәт буенча бу көнне районда яшәүчеләр котлаулар кабул иттеләр, хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар, җитештерү алдынгыларын хөрмәтләделәр. Район башлыгы...

Лаеш районы кешеләре Республика оешу көненә багышланган тантаналарда катнашты.

Бөтенхалык төбәк бәйрәме хөрмәтенә төп чаралар район мәдәният йортында үтте. Анда хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, хезмәт ветераннары, студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Яхшы гадәт буенча бу көнне районда яшәүчеләр котлаулар кабул иттеләр, хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар, җитештерү алдынгыларын хөрмәтләделәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән һәм шәхсән үзеннән җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлады.

-Республика көне - ул икътисад һәм социаль үзгәрешләр өлкәсендә яңа казанышлар белән каршылау гадәткә кергән бәйрәм. Һәм безнең район анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен күп нәрсә эшләнә торган районнар арасында. Президент республика программалары ярдәмендә районда социаль ипотека буенча торак төзелеше темп ала, параллель төстә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм башка категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча программалар тормышка ашырыла. Республика - мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр һәм ФАПлар төзелеше буенча Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Безнең районда да Республика көне алдыннан берьюлы өч мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен ачты. Бүген халыкка тагын да уңайлырак булсын өчен парклар һәм скверлар төзекләндерелә, юллар ремонтлана һәм җәяүлеләр өчен яңа юллар төзелә, - дип билгеләп үтте районда барган үзгәрешләрне Михаил Фадеев.

Тантаналы өлешнең азагында бүләкләүләр булды: район башлыгы Рәхмәт хатлары белән билгеләгәннәр арасында - мәгариф, сәламәтлек саклау, агросәнәгать комплексы, хокук саклау органнары вәкилләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево