Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ришвәтчелекнең борчыган очраклары

Тиздән яңа уку елы башлана. Димәк, бу өлкәдә контрольлек итүче органнарның игътибар үзәгендә белем бирү учреждениеләрендә законнарны саклау булачак. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек Департаменты мәгълүматлары буенча агымдагы елның 1 гыйнварыннан гражданнардан 625 мөрәҗәгать кергән. Шул исәптән 222се (35,5 процент) ришвәтчелеккә кагыла. 11 җитәкче һәм педагогик...

Тиздән яңа уку елы башлана. Димәк, бу өлкәдә контрольлек итүче органнарның игътибар үзәгендә белем бирү учреждениеләрендә законнарны саклау булачак.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек Департаменты мәгълүматлары буенча агымдагы елның 1 гыйнварыннан гражданнардан 625 мөрәҗәгать кергән. Шул исәптән 222се (35,5 процент) ришвәтчелеккә кагыла. 11 җитәкче һәм педагогик хезмәткәргә карата административ чаралар күрелгән. Гражданнар мөрәҗәгатьләренең төп темалары: мәктәпләр җитәкчеләренең, педагогларның хезмәт вазифаларыннан явызларча файдаланулары, белем бирү оешмасына кабул итүдән баш тарту, акчалар җыю, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чират, белем бирү сыйфаты, белем бирү процессында катнашучылар арасында конфликтлар һәм башкалар.

Иң күзгә ташлана торган бозулар - урыннар булмау сәбәпле балаларны мәктәпкә алудан баш тарту. 10 сыйныфка алу буенча Департаментка Казаннан, Чаллыдан, Алабугадан 11 мөрәҗәгать булган. Чаллының 76нчы гимназиясеннән бер юлы 10 шикаять килгән, ата-аналарның балаларын алудан баш тартканнар. Департамент чаралар күргән: Чаллы шәһәре мэрына закон бозган җаваплы затларны җаваплылыкка тарту кирәклеген күрсәтеп мәгълүмати хат җибәрелгән. 1 июльдән гимназия директоры эшеннән азат ителгән һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Кызганычка каршы, акча җыю һәм хәйриячелеккә мәҗбүр итү темасы көн үзәгендә кала бирә. Мәсәлән, республиканың кайбер уку йортларында канцтоварларга, сыйныф бүлмәләрендә линолеумны алыштыруга, тәрәзәләр, ишекләр ремонтлауга һәм хәтта көнкүреш химиясе алуга акча җыюны дәвам итәләр. Мисал эзләп ерак барасы юк. Мәктәп баласы булган һәр гаилә моның белән очраша.

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек Департаменты мәктәп директорлары һәм ата-аналар өчен туган проблемаларны закон кысаларында хәл итү буенча тулы мәгълүмат белән махсус белешмәлекләр эшләгән. Дәгъвалар һәм шикаятьләрне http://obrnadzor.tatarstan.ru адресы буенча Департаментның рәсми сайтына җибәрергә була. Элемтәгә керү өчен телефоннар: 8(843)237-76-21, 89172654140.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район