Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия мәктәпләре 2015-2016 уку елына әзерләнәләр

Якын арада мәктәпләрнең бушлай дәреслекләр белән тәэмин ителешен тикшерәчәкләр. Бу турыда шушы көннәрдә "Бердәм Россия" үзәк башкарма комитетының селектор киңәшмәсендә сөйләделәр. "Бердәм Россия" киләсе уку елына мәктәп дәреслекләрен һәм пособиеләрен сатып алуны тизләтергә тәкъдим итте. Моны инде беренче кварталда ук эшләргә кирәк. Төбәкләр оптимальләшеп, бәяләр шактый артканны көтмичә дәреслекләрне мөмкин...

Якын арада мәктәпләрнең бушлай дәреслекләр белән тәэмин ителешен тикшерәчәкләр. Бу турыда шушы көннәрдә "Бердәм Россия" үзәк башкарма комитетының селектор киңәшмәсендә сөйләделәр.

"Бердәм Россия" киләсе уку елына мәктәп дәреслекләрен һәм пособиеләрен сатып алуны тизләтергә тәкъдим итте. Моны инде беренче кварталда ук эшләргә кирәк. Төбәкләр оптимальләшеп, бәяләр шактый артканны көтмичә дәреслекләрне мөмкин булганча күбрәк сатып алуны үтенделәр.

-Катлаулы икътисади хәл шартларында без бәяләр арту белән очрашабыз, - диде Дәүләт Советының мәгариф буенча комитет рәисе урынбасары, "Мәгарифне модернизацияләү" партия проекты җитәкчесе Ирина Мануйлова. - Без дәреслекнең үзкыйммәте артачагын аңлыйбыз. Сатып алу турында карарны ничек тизрәк кабул итсәк, чыгымнар шулкадәр кимрәк булачак.

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2014 елның 1 сентябренә бушлай дәреслекләр белән Россиянең 66 төбәге, шул исәптән Татарстан 100% тәэмин ителгән булган. Калган 11 төбәктә тәэмин ителеш 80% тан кимрәк тәшкил иткән.

Селектор киңәшмәдә катнашкан төбәкләр вәкилләре үзләренең вакытны һәм акчаны экономияләүче үзәкләштерелгән сатып алулар тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Шул ук вакытта, экономия 10нан 50 %кача тәшкил итәргә мөмкин. Төбәкләргә шулай ук дәреслекләрнең бердәм сызыгын булдырырга тәкъдим ителде.

-Мәктәп китапханәләре яңа китаплар белән комплектланган булып, мәктәпләрнең башка программа белән эшләргә карар кабул итүе дөрес эш түгел, - дип белдерделәр селектор киңәшмәдә.

Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Николай Булаев закон таләпләре үтәлешенә контрольне Россия мәгариф күзәтчелеге һәм Генпрокуратура тәэмин итүен билгеләп үтте. "Бөтен Россия буйлап тикшерүләр үткәреләчәк," - диде ул. Булаев шулай ук ата-аналарның бушлай дәреслекләр белән тәэмин итүдәге проблемалар турында, әгәр шундый очраклар булса, мәгариф министрлыгына яки "Бердәм Россия"нең төбәк бүлегенә хәбәр итү мөмкинлеге булырга тиешлеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево школа учебный год