Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Роза Дәүләтшина: “Мин һәрчак күп укыдым“

Кече Елгада яшәүче Роза Дәүләтшина уннан артык басмага язылган. Ә төгәлрәк әйтсәк -14 газета һәм журналга. Аның яратканнары арасында "Кама ягы", "Базар көне", "Безнең авыл", "Язмышлар", "Себерке", "Бәйрәм", "Юлдаш" һәм башкалар бар. Әмма иң күп укучы гаилә өчен бу гына җитми икән. -Мине күп темалар кызыксындыра, шуңа күрә "Россия почтасы"...

Кече Елгада яшәүче Роза Дәүләтшина уннан артык басмага язылган. Ә төгәлрәк әйтсәк -14 газета һәм журналга.

Аның яратканнары арасында "Кама ягы", "Базар көне", "Безнең авыл", "Язмышлар", "Себерке", "Бәйрәм", "Юлдаш" һәм башкалар бар. Әмма иң күп укучы гаилә өчен бу гына җитми икән.

-Мине күп темалар кызыксындыра, шуңа күрә "Россия почтасы" бүлекчәсеннән өстәмә басмалар сатып алам,- ди Роза Галиевна.

-Кайбер мәкаләләрне кат-кат укыйм.

Кызыксынучан укучы бик рәхәтләнеп кроссвордлар чишә, балык тоту белән мавыга. Телевизор карарга да вакыт бар - ире белән бергә бокс һәм хоккей карыйлар. Ул пенсиядә, шуңа күрә басмалар өчен һәрчак акча таба.

-Безнең үз йортыбыз. Хәзер терлек асрамыймым: безгә күп кирәкми, яшәргә җитә. Ишегалдында этебез Бобик кына бар. Бакчага бәрәңге, кабак утыртабыз. Сүз уңаеннан, быел бик эреләре бар. Ничек кертергә булыр, белмим,- дип елмая Роза Дәүләтшина һәм дәвам итә:-Кичен дә, көндез дә укыйм. Хәзер ашап алабыз да һичшиксез берәр нәрсә укыячакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево