Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Безнең киләчәк белем бирү сыйфатына бәйле!“

"Мәгариф системасының мәгълүмати ачыклыгы. Белем бирү сыйфаты белән идарә итү шарты һәм нигезе буларак мониторинг" - Лаеш муниципаль районы педагогларының быел Сокурыда үткәрелгән гадәттәге август конференциясенең тематикасы шундый. Үткәрү урыны очраклы сайланмаган иде: шушы көннәрдә генә җирлектә яшәүчеләр "Ромашка" балалар бакчасының өй туен бәйрәм иттеләр. Өстәвенә соңгы елда Сокуры үзгәрде:...

"Мәгариф системасының мәгълүмати ачыклыгы. Белем бирү сыйфаты белән идарә итү шарты һәм нигезе буларак мониторинг" - Лаеш муниципаль районы педагогларының быел Сокурыда үткәрелгән гадәттәге август конференциясенең тематикасы шундый.

Үткәрү урыны очраклы сайланмаган иде: шушы көннәрдә генә җирлектә яшәүчеләр "Ромашка" балалар бакчасының өй туен бәйрәм иттеләр. Өстәвенә соңгы елда Сокуры үзгәрде: Покров чиркәве реставрацияләнде, яңа кәшәнә төзелде, килү юлларына капиталь ремонт ясалды, зират төзекләндерелде, сәнәгать мәйданчыгы үзләштерелә. Зур педагогик киңәшмәгә килгән югары кунакларга, район укытучыларына күрсәтер нәрсә бар.

Районның яңа белем бирү учреждениеләренә экскурсияләр монда җыелганнарга күңелле сюрприз булды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Лаеш районында берьюлы өч балалар бакчасы ачылды: Лаешта, Сокурыда һәм Олы Кабанда.

Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка социаль объектлар республика президент программалары ярдәмендә Татарстанның бөтен территориясе буйлап куллануга кертелә һәм модернизацияләнә. Алар Татарстанда барлыгы 30 һәм күпчелеге территорияләрне үстерүгә юнәлтелгән. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча аларның барысы да эшен дәвам итә. Икътисадта гади булмаган хәл кичерүче ил өчен уникаль күренеш бу.

-Быел без рекордлы санда балалар бакчалары ачабыз - 75. 10000нән артык урын булдыру планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да моның кадәр төземәдек. Хәзер иң мөһиме - бу объектларның буш тормавы, - диде Сокуры авылында балалар бакчасы ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов.

Кунакларның район авыл җирлекләре башлыклары һәм балалар бакчалары мөдирләреннән торган беренче төркеме маршруты Олы Кабан аша үтте. Аларны яңа йортка күченгән "Ладушки" балалар бакчасының педагогик коллективы һәм тәрбияләнүчеләре шатланып каршы алды. Театральләштерелгән тамаша урамда ук башланды, ә аннан соң яшь гидлар - Вероника һәм Рамазан берьюлы өч телдә - рус, татар һәм инглиз телләрендә экскурсия үткәрделәр. Балалар бакчасының тышкы күренеше, кече архитектур формалары, ландшафт дизайны кебек үк интерьеры да купшылыгы, күп функцияле булуы, ачык төсләре һәм заманча материаллары белән таң калдыра. "Умка", "Капелька" һәм башка төркемнәрнең исемнәре дә бакчаны ничек яратып төзүләре һәм мәктәпкәчә яшьтәгеләрне каршы алырга ничек әзерләнүләре турында сөйли. Делегация туган тел буенча дәресләрдә булды, спортзалны карады һәм музыка залында яшь биючеләр чыгышлары белән хозурланды. Бар җирдә уңайлы мебель, йомшак келәмнәр, санитар бүлмәләрдә һәм кухняда заманча җиһазлар. "Ладушки"ны алкышларга күмәсе һәм әлеге бакчага йөрүче балалар өчен шатланасы гына кала.

Кунакларның Сокурыда "Ромашка" балалар бакчасында булган икенче төркеме дә алардан ким гаҗәпләнмәде.

Сокуры мәдәният йорты тамашачылар залында конференция күңелле процедура белән дәвам итте. Район башлыгы Михаил Афанасьев барлык педагогларны якынлашып килүче Республика көне, Белем көне белән котлады һәм "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнашучыларга рәхмәт белдерде. Аннан соң ТР мәгариф һәм фән министрлыгының идарә начальнигы Тамара Федорова Сокуры авыл җирлеге балаларына "Беренче сыйныф укучысы бүләкләре" тапшырды.

Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Анатолий Новиковның отчет чыгышы җитди һәм детальле булды. Ул район территориясендә республика президент белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында тулы мәгълүмат бирде. Белем бирү учреждениеләренең югары казанышларын билгеләп үтәргә кирәк: мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән йөз процент колачлау, мәктәп һәм бакчаларның матди-техник базасы яңару һәм ныгу. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау буенча республика президент программасы бишенче ел эшли. Еллык финанслау күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Быел республикада әлеге акчага урта уку йортларын (119 муниципаль һәм 7 коррекция) гына түгел, мәктәпкәчә учреждениеләрне дә (10 балалар бакчасы) ремонтлыйлар. Бүген мәктәпләр ремонтлау буенча 2015 ел планы инде үтәлгән диярлек. Татарстанда яңа мәктәпләр төзү шулай ук республика президент программасы буенча гамәлгә ашырыла. Агымдагы елда Татарстанда барлыгы 13 яңа мәктәп төзеләчәк.

Лаеш районында инде булган мәктәпләрне оптимальләштерү һәм яңаларын файдалануга тапшыру да планлаштырыла. Район башлыгы Михаил Афанасьев сүзләре буенча, перспективада - Усадыда балалар бакчасы-мәктәп комплексы төзү.

-Халык саны арта, демографик факторны исәпкә алмый булмый - ул халыкның тормыш дәрәҗәсенең тотрыклы үсеше күрсәткече, - дип билгеләде Михаил Павлович үз чыгышында.

Конференциядә төп дәүләт имтиханы һәм БДИның югары күрсәткечләре, медалистлар проценты югары булу, белемнәрнең барлык тармаклары буенча педагоглар уңышы билгеләнде. Укучыларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге уңай динамика, белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына уңышлы күчү, педагоглар квалификациясен күтәрү турында да сүз барды. Эшчәнлекнең искиткеч нәтиҗәләре шатландыра: Урта Девятово мәктәбе - Татарстан белем бирүнең авыл оешмалары рейтингында лидер, ә Пәрәү мәктәбе - медалистлар саны буенча рекорд куйды.

Залда районның иң яхшы укытучылары - Алсу Хисамова, Елена Хәмидуллина, Татьяна Павлова, тәрбияче Екатерина Кизима һәм башка күпләр адресына алкышлар бер генә яңгырамады.

Зур педагогик киңәшмә барышында мәгарифне үстерү институты вәкиле Людмила Мирошниченко, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Тамара Федорова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясадылар.

-Мәгариф системасында үсеш нокталары күренә, - дип билгеләде Михаил Афанасьев, конференцияне йомгаклап. - Безнең педагогларның һөнәри осталык дәрәҗәсе үсә. Күптән түгел укытучылар белән республика очрашуында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов педагогиканың аерым ролен ассызыклады: "Безнең киләчәк белем бирү сыйфатына бәйле!" Бу лозунг түгел, ә алга таба эшләргә чакыру. Киләсе уку елына өстенлекләр билгеләнгән.

Август конференциясе азагында бер төркем мәгариф хезмәткәрләре мактау грамоталары, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Тамара Федорова сүзләре форумның төп фикере була алыр иде: "Осталык сәгатьләренә, коучингларга йөреп, сингапур команда системасын файдаланып та, конкрет нәтиҗәгә ирешеп булмаска мөмкин. Үзебезнең педпгогларның иң яхшы тәҗрибәсен өстәгез, осталыгыгызны камилләштерегез, белемнәрне балаларга яратып бирегез, менә шунда без һәрчак һәм һәркайда сорау булган көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләячәкбез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево