Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салым хезмәте хәбәр итә

Чит илдәге активлар һәм счетларга декларация тутыру программасы. Әлфия Юнысова, Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары. Физик затларның банклардагы активларына һәм счетларына (кертемнәренә) ирекле төстә декларация тутыруы 2015 елның 31 декабренә кадәр башкарыла. Гариза бирүче ел азагына кадәр үз милкенә (күчемсез милек, чит ил компанияләрен контрольдә...

Чит илдәге активлар һәм счетларга декларация тутыру программасы.

Әлфия Юнысова, Россия ФСХның ТР буенча 4 нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары.

Физик затларның банклардагы активларына һәм счетларына (кертемнәренә) ирекле төстә декларация тутыруы 2015 елның 31 декабренә кадәр башкарыла. Гариза бирүче ел азагына кадәр үз милкенә (күчемсез милек, чит ил компанияләрен контрольдә тотучы кыйммәтле кәгазьләр, банк счетлары), шул исәптән номиналь хуҗалар тарафыннан контрольдә тотылучы мөлкәтенә декларация тутыра ала.

Ирекле төстә декларация тутыру турындагы законның максаты - физик затлар капиталы һәм милке сакланышының хокукый гарантияләрен тәэмин итү, гражданнарның милек мәнфәгатьләрен яклау, шул исәптән Россиядән читтә дә, шулай ук салым һәм җыемнар түләү буенча бурычларны ирекле төстә башкару өчен стимул булдыру.

Закон декларантларга түбәндәгеләрне гарантияли:

Россия ФСХга декларацияләнүче мәгълүматларны (салым серен) саклауны һәм декларант ризалыгыннан башка аны башка дәүләт органнарына таратмауны;

декларациядәге мәгълүматларны 2015 елның 1 гыйнварына кадәр эшләнгән хокук бозуларның дәлилләре сыйфатында файдаланмауны;

2015 елның 1 гыйнварына кадәр эшләнгән, капитал булдыру (формалаштыру) белән бәйле хокукый булмаган гамәлләр өчен салым, административ һәм җинаять җаваплылыгыннан азат итүне;

милекне номиналдан чынлыктагы хуҗасына салым чараларыннан башка тапшыру ихтималын.

Декларацияне салым органына кәгазьдә шәхсән яки вәкаләтле вәкил аркылы тапшырырга мөмкин. Махсус декларация формасы я кулдан тутырыла, яки принтерда басыла. Шул ук вакытта декларациянең басма формасын Россия ФСХ сайтында (4,41 версия 3 үзгәрешләр) программа тәэмин итүе ярдәмендә әзерләргә була.

Физик затлар махсус декларацияне түбәндәге адрес буенча турыдан-туры Россия ФСХга тапшырырга хокуклы: Мәскәү шәһәре, Рахмановский тыкрыгы, 4 йорт, 1 корылма. Яки декларацияне яшәү урыны (вакытлыча тору урыны) буенча салым органнарына тапшырырга мөмкин. Уңайлык өчен "Онлайн запись на прием в инспекцию" сервисыннан файдаланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район УФНС