Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салым кәгазе буенча салымнарны вакытында түләмәгән өчен пеня һәм штраф түләтелә

Менә октябрьнең беренче көне - шулкадәр күп сөйләнгән һәм язылган милек салымнарын түләүнең бердәм вакыты үтте. Гражданнарның яртысы үз салымнарын закон белән билгеләнгән срокта түләде һәм моны үз вакытында һәм тулы күләмдә эшләде. Әмма бүген сүз түләмәүчеләр турында барачак. Исегезгә төшерәбез, физик затлар транспорт салымы, җир салымы һәм физик затлар...

Менә октябрьнең беренче көне - шулкадәр күп сөйләнгән һәм язылган милек салымнарын түләүнең бердәм вакыты үтте. Гражданнарның яртысы үз салымнарын закон белән билгеләнгән срокта түләде һәм моны үз вакытында һәм тулы күләмдә эшләде.

Әмма бүген сүз түләмәүчеләр турында барачак. Исегезгә төшерәбез, физик затлар транспорт салымы, җир салымы һәм физик затлар милкенә салым түлиләр. Әлеге салымнар салым инспекциясе тарафыннан исәпләнә һәм салым кәгазе нигезендә түләнә. 2014 ел өчен салымнарны 2015 елның 1 октябренә кадәр түләргә кирәк иде. Салым кәгазе буенча салымнарны түләмәү яки үз вакытында түләмәү җитди күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин: пеня исәпләнү, штраф рәвешендә җаваплылыкка тарту, салым буенча бурычларны, шулай ук пеня һәм штрафны суд аркылы түләтү.

Түләмәгән өчен пенялар

Пеня - әгәр сез салымны соңарып түлисез икән (РФ СК 75 маддә 1 пункт), Сезнең салым буенча бурыч суммасына исәпләнеләчәк акчалата сумма.

Пенялар формула буенча исәпләнә (РФ СК 75 маддә 3,4 пунктлар). Вакытында түләнмәгән салым суммасы соңарган календарь көннәр санына тапкырлана, бу сумма Россия банкының әлеге вакытта гамәлдә булган рефинанслау ставкасының 1/300 өлешенә тапкырлана. Әгәр Сез салымны вакытында түләмәсәгез, салым инспекциясе Сезгә салым буенча недоимка һәм пеня түләү турында таләп җибәрә. Әлеге таләптә түбәндәгеләр булырга тиеш: салым буенча бурыч суммасы; таләп җибәрелгән вакытка пенялар күләме; салымны түләү срогы; таләпне үтәү срогы һәм шулай ук таләп үтәлмәгән очракта салымны түләтү буенча күреләчәк чаралар. Таләптә күрсәтелгән суммаларны Сез, әгәр анда озаграк срок күрсәтелмәгән булса, таләпне алган көннән башлап сигез эш көне дәвамында түләргә тиешсез (РФ СК 69 маддә 4 пункт).

Таләпне заказлы хат белән почта аша җибәргән очракта ул әлеге хатны җибәргән датадан соң алты көн узгач алынган дип санала (РФ СК 69 маддә 6 пункт).

Мөмкин булган штрафлар

Салым түләмәгән өчен Сезне штраф рәвешендә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Штраф түләнмәгән салым суммасының 20 процентын тәшкил итә. Әгәр Сезнең салымны аңлы төстә түләмәвегез раслана икән, штраф суммасы 40 процентка кадәр арта (РФ СК 122 маддә). Әгәр салым буенча бурычларны (пенялар, штраф) түләү турында таләп вакытында үтәлми икән, салым органы Сезнең милек исәбеннән түләттерү өчен судка гариза бирә ала. Мәсәлән, банктагы счет акчалары, кулдагы акча исәбенә. Гомуми кагыйдә буенча, судка мөрәҗәгать итү өчен срок - таләп үтәлергә тиеш көн үткәннән соң алты ай (РФ СК 48 маддә 1, 2 пунктлар).

Әгәр Сез салым кәгазе алмасагыз.

Әгәр Сезнең салым салына торган милкегез бар, әмма Сезгә вакытында салым кәгазе килмәгән икән, сәбәпләрен ачыклау өчен салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Кайбер очракларда хатны почта аша китерү белән проблемалар булырга мөмкин. Әмма салым кәгазе алганчы Сезгә салым түләү мәҗбүри түгел (РФ СК 57 маддә 4 пункт). Салымнарны ФСХның электрон сервисларыннан файдаланып www.naIog.ru сайтында түләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево ИФНС