Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бәхет һәрчак янәшәдә”

20 мартта Халыкара бәхет көне билгеләп үтелә. Ул БМО тарафыннан 2012 елның июнендә бәхеткә омтылуның дөньяның төрле почмакларындагы кешеләрне берләштерүче уртак хис булуы идеясен яклау максатыннан билгеләнә. Газетабыз хәбәрчеләре Лаеш урамнарында бәхетле кешеләрне табып, аларга "Бәхет нәрсә ул? Ул нәрсәгә бәйле?" фәлсәфи соравын бирергә уйладылар.

Дмитрий Назаров, КФУ студенты:

-Берәүләр бәхет акчада түгел, диләр. Икенчеләре исә ул финансларың күләме белән исәпләнә, дип раслый. Барысы да хак: тик һәр кеше үзе өчен шәхси бәхет чиген һәм аның асылын үзе билгели.

Элчин Бекир оглы, эшмәкәр:

-Бәхет - ул балаларыңның һәм әти-әниеңнең сау-сәламәт булуы, эшеңнән тәм табып эшләү һәм тирә-ягыңда ышанычлы дусларың булу. Мин үземне бәхетле кешегә саныйм, чөнки миндә боларның барысы да бар!

Артем Вершинин, инженер-төзүче:

-Бәхет - чагыштырма төшенчә, ул һәркемнең үзенеке. Бәхетле булганыңны күңелсезлекләр башлангач аңлыйсың. Кем өчендер бәхет - тук булу, ә кем өчендер - сәламәтлек... Шәхсән минем өчен бәхет - үзеңне, сәләтләреңне ачу, кемгәдер кирәк булу. Ярату һәм яратылу.

Андрей, РУЭС каравылчысы:

-Бәхет юк ул, чөнки һәрчак булганнан да күбрәк кирәк була. Кеше шулай төзелгән инде. Әгәр янымда парым, гаиләм булса, мин үземне бәхетле хис итәр идем. Декабрьдә аерылдык, шуңа күрә әлегә бик үк бәхетле түгелмен.

Гомәр, эшмәкәр:

-Бәхет ул яки бар, яки юк. Ул стакан кебек: яртылаш тулымы, яки яртылаш бушмы. Барысы да тормышны кабул итүдән тора. Монда иң мөһиме гармония, үзеңнән һәм әйләнә-тирәдән канәгать булу.

Рифат Миңнуллин, Маша Смирнова һәм Диана Гатиятуллина, Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары.

-Менә бу сорау! Мин моңа әзер түгел идем! Мөгаен, бәхет - иртән күзләреңне ачканда кәефең яхшы булудыр - бары тик шул! (Рифат Миңнуллин). Бәхет ул сине яратучы булу, үзең ярату, һәркемнең өйдәлеге. Тулы кыйммәтле гаилә. (Маша Смирнова). Эшләреңнең яхшы баруы. Бик-бик теләгән нәрсәнең тормышка ашуы! Бар кешеләр дә бәхетле булсын! (Диана Гатиятуллина).

Альберт Архипов, Лаешның 2 нче мәктәбе 9 сыйныф укучысы:

-Чынлыкта бәхет һәрчак янәшәдә. Гади нәрсәләргә шатлана белергә кирәк: тамагың тук, өстең бөтен, мәктәпкә йөрисең. Кайберәүләр өчен уку - каторга. Ә күз алдыгызга китерегез, кайдадыр Африкада балаларга укырга мөмкинлек юк һәм алар өчен уку - бәхет. Тагын кайдадыр сугыш бара... Никадәр генә каты яңгыраса да, бәхет - ул имин яшәү!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опрос дата