Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сөт дефициты булмасмы?!

Сатып алучылар йомырка кебек социаль әһәмиятле продуктка бәяләрнең кискен артуы сәбәпле стресстан чыга гына башладылар. Һәм менә борчылу өчен тагын бер сәбәп. Халык арасында сөт һәм сөт продуктлары дефициты булачак, димәк, чираттагы бәяләр арту турында сүз таралды.

Без аңлатуларын үтенеп мөрәҗәгать иткән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә борчылу өчен сәбәп күрмиләр.

-Сезон арасында терлекчеләр эше беркайчан да җиңел булмады. Агымдагы елда көз озакка сузылды. Бәхеткә каршы, тармак өчен иң кыен булган вакыт үтеп бара. Сөт җитештерү әкренләп тотрыклылана. Район терлекчеләре көн саен уртача 42 тонна продукция саталар, - дип тармактагы хәлгә аңлатма бирә җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Оксана Афанасьева. - Ә бу үткән ел дәрәҗәсендә. Терлекләрнең аяк асты коры булса фермаларда савымны күтәрү мөмкинлекләре арта. Терлек азыгы белән проблемалар юк. Сатып алу бәяләре арту, дәүләт ярдәме чаралары - болар да товар җитештерүчеләр ягында.

Көзге бу көннәрдә "Березка" җәмгыяте һәм Атабайның Г.Хөсәенова гаилә фермасы терлекчеләре савымны күтәрү өчен мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланалар. Соңгысында тулы кыйммәтле ашатудан тыш савым көтүне салмак классик музыка да иркәли. Вакыт күрсәткәнчә, Штраус моңнары астында саву процессы сөтне арттыра. "ВАМИН Татарстан һәм К" КТда да савымны арттыру өчен мөмкинлекләр эзлиләр. Үткәрелгән диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча физиологик торышы ягыннан һәр төркем терлекне асрау һәм ашату өчен тәкъдимнәр эшләнгән. Бүген монда барлык терлек цехлар буенча урнаштырылган һәм һәркайсында дифференцацияле ашатуның үз системасы булдырылган. Мәсәлән, бозаулаган сыерлар цехында фураж, печән, түп кебек энергетик азыкларны күбрәк бирәләр; ташлатудагы сыерлар цехында тупас һәм сусыл азыкларга сорау зур. Ябык сыерларны асрауга бөтенләй башкача карыйлар. Белгечләр барлык тәкъдимнәрне үтәгәндә нәтиҗәләр озак көттермәс дип ышаналар.

Бүген "Заря" җәмгыятендә дә ярым-ярты чаралар белән эш итеп булмый, анда савым бик тә түбән. Югарыда әйтеп үтелгән хуҗалыктагы кебек терлекләрне диспансерлаштыру патологияле терлекләрне ачыклау иде, ә алар монда бар, әләбәттә.

Көзге пычрак та "Семиречье" агрофирмасы савым көтүенең продуктлылыгына тәэсир итте: бүген районның иң эре сөт җитештерүчесе узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда тәүлегенә берәр тонна сөт алып җиткерми. Бу иң элек, хуҗалык икътисадына зур зыян. Өстәвенә продуктлылык кимүгә юл куйган авыл хуҗалыгы предприятиесенә киләсе елда субсидия бирелми.

Бер сүз белән әйткәндә, елның бу фасылында товар җитештерүчеләрнең дә, сатып алучыларның да борчылу өчен сәбәпләре бар. Безнең район терлекчеләренең үз продукциясен кулланучылар өчен яхшы яңалыгы да бар. Ел башыннан җирле фермаларда җитештерелгән сөтнең 92%ы хәзерләүләр пунктына югары сорт белән озатылган. Октябрь аенда сыйфатлы сөт сатуда "Хәерби" җәмгыяте лидер дип табылды: сатылган продукциянең 100%ы да югары сортлы. Терлекчеләрнең моңа омтылуы очраклы түгел. Ул күп яктан дәүләт ярдәме белән аңлатыла. Хәбәр ителгәнчә югары сыйфатлы продукция сатуны стимуллаштыру программасы 2020 елга кадәр озайтыла.

Сүз уңаеннан, мәкаләне басмага әзерләгәндә хәбәрчегез булган барлык ашамлык кибетләрендә сөт һәм сөт продуктлары бар иде. Өстәвенә ассортиментта һәм төрле товар җитештерүчеләрдән. Бәяләр бер төрле түгел. Бер төрле пакеттагы сөт төрле кибетләрдә төрле бәядән. Сатып алучы бәяләр аермасын белә, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: молоко Березовка цены