Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шиннарда экономиялисең икән – иминлектә экономиялисең

Тимер ат өчен покрышкаларны арзанрак бәядән сатып алу теләге сезнең өчен зур күңелсезлеккә әйләнергә мөмкин. Соңгы елларда автомобиль хәрәкәт итү чарасыннан яңадан байлык билгесенә әйләнә бара. Бензин кыйммәтләнә, иминият полисы һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе арта. Автосөючеләрнең экономияләү теләге табигый. Һәм тотылган көпчәкләр - чыгымнарны киметүнең иң беренче ысулы диярлек....

Тимер ат өчен покрышкаларны арзанрак бәядән сатып алу теләге сезнең өчен зур күңелсезлеккә әйләнергә мөмкин.

Соңгы елларда автомобиль хәрәкәт итү чарасыннан яңадан байлык билгесенә әйләнә бара. Бензин кыйммәтләнә, иминият полисы һәм техник хезмәт күрсәтү бәясе арта. Автосөючеләрнең экономияләү теләге табигый. Һәм тотылган көпчәкләр - чыгымнарны киметүнең иң беренче ысулы диярлек.

Үзебездә җитештерелгән яңа комплект бәясе 15 мең сумнан артыграк булганда ирексездән уйга каласың: көпчәкләрнең һәркайсын 500 әр йөз сумнан күршедән яки шиномонтаждан, яисә тагын каян да булса алмаскамы? Әмма куллануда булган автомобиль резинасы - ике башлы таяк кебек. Бер яктан -экономия, икенче яктан - иминлек.

-Юл хәрәкәте кагыйдәләре резинага, бигрәк тә кышкыга берничә таләп куя, -дип аңлата Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мөдәррис Газизуллин. - Беренчедән, проректор рәсеме биеклеге 1,6 миллиметрдан ким булмаска тиеш. Икенчедән, кышкы резинаны бер генә күчәргә куярга яки төрле үлчәмдәге көпчәкләр урнаштырырга ярамый. Проректор рәсеме бар шиннарда бер үк төрле булырга тиеш, ягъни төрле җитештерүчеләр ясаган һәм төрле маркалы покрышкалар кую рөхсәт ителми.

Куллануда булган шиннарның тарихын, бигрәк тә аларны саклау шартларын күзәтү мөмкин түгел диярлек. Әгәр аларны элеп куйганнар, берсе өстенә берсен өйгәннәр яки озак вакыт икенче ягына әйләндермәгәннәр икән, көпчәкләр файдалану өчен яраклы булмый. Чөнки моның нәтиҗәсендә покрышка формасын үзгәртә, ә бу исә идеаль тигез дискка куйганда да баланска тәэсир итә. Мондый көпчәк вибрация тудыра, ә ул машина белән идарә итүгә һәм юлда иминлеккә йогынты ясый. Икенче мөһим нәрсә - покрышканың яше. Шинның яраклылык срогы уртача өч-дүрт ел. Покрышканың җитештерелү датасын тышкы ян-яктагы дүрт урынлы кодтан белергә була: беренче ике сан - атна саннары, икенче ике сан - ел. Иске резина катылана һәм кибә, анда микроярыклар барлыкка килә. Тотылган көпчәкләр комплекты тизрәк туза һәм җитештерүче тарафыннан күрсәтелгән характеристикаларын югалта. ADAC немец автомобиль клубы экспертлары тотылган автомобиль шиннарын сынау уздырганнар һәм борчулы нәтиҗә ясаганнар. Биш еллык көпчәкләр белән 80 км/сәг. тизлектә тормозга басканда, аларның тукталу юлы шундый ук яңа көпчәкләргә караганда 6 дан 10 метрга кадәр озынрак!

Кышкы шиннар өчен протектор шашкасындагы дулкынсыман аркылы канауларның эшкә сәләтле булуы мөһим. Нәкъ менә алар көпчәкнең юл капламы микрорельефына эләгүен тәэмин итәләр. Күпләр шин протекторының нык тузган эчке яки тышкы өлешенә игътибар итми - чөнки төп протектор бит бөтен кебек күренә. Әмма алданырга кирәкми: покрышканың торышын максималь тузган участогы буенча бәяләргә кирәк, хәтта ул мәйданы буенча зур булмаганда да. Нормаль развал-схождение вакытында да көпчәк беренче чиратта шушы урында "пеләшләнә" бит. Нәтиҗәдә машина тайгак борылышта идарәне югалтырга мөмкин.

Кәсепчеләр тарафыннан яңартылган резина сатып алу - рус рулеткасына тиң. Безнең илнең гараж Кулибиннары урыннары чүплектә булган көпчәкләрне дә ремонтларга әзер. Әмма ян-яктагы ярыклары ничек кирәк алай ямалган мондый шиннар машина хәрәкәт иткәндә шартларга мөмкин!

Хәзер машинаны төзек хәлдә тоту кыйммәткә төшә. Әмма бу үзеңне аварияләрнең авыр нәтиҗәләреннән саклауның яхшы ысулы. Автомобиль резинасы - актив иминлекнең мөһим элементы, ә юк-бар шикле экономия предметы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев