Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ял фаҗигагә китермәсен өчен

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча җәй айларында Лаеш районы территориясенә чит шәһәрләрдән килгән кешеләр саны иң аз дигәндә 200 меңнән арта. Башкача әйткәндә, районда яшәүче бер кешегә читтән килгән бишләп кеше туры килә.

-Җәй әле якынлаша гына, су коену сезоны ачылмаган, ә безнең районның матур урыннарында ял итүне өстен күргән шәһәр кешеләре активлашты инде. Язның соңгы ае ял вакытларын пляжда үткәрергә теләүчеләрнең бу сезонда да ким булмаячагын күрсәтте, - дип сөйли ГИМС үзәгенең өлкән участок инспекторы Рөстәм Ибраһимов. - Ә ял итүчеләр күбрәк булган саен, безнең һәм коткару хезмәте хезмәткәрләренең эше күбрәк була.

Республикада су коену сезоны корбаннары исәбе инде ачылган. Майның бер көнендә Казанның Кабан күлендә дүрт яшьлек сабый баткан. Ел башыннан Татарстан сулыкларында барлыгы 14 кеше үлгән. Элекке президент Д.Медведевның кыш көне үк Россия МЧСына һәм Бөтенроссия суда коткару җәмгыятенә 2012 елның 1 июненнән халык күпләп ял итә торган урыннарда җәмәгать коткару постлары булдыру һәм халыкны, барыннан да бигрәк балаларны йөзәргә һәм суда коткару ысулларына өйрәтү буенча төбәк программалары эшләүне тәэмин итәргә йөкләмә бирүе очраклы түгел. Халыкта пляж дип аталучы, Лаештагы кеше иң күп йөри торган массакүләм ял һәм су коену урыны коткару станциясе белән җиһазландырылырмы, әлегә билгесез. Суда иминлекне тәэмин итү проблемасын чишүнең ышанычлы ысулы - балалар һәм өлкәннәр белән аңлату эшләре алып бару икәнлеге генә шиксез. Тиккә генә суга батучыны коткару - аның үз эше, дип әйтмиләрдер.

Мәктәп укучыларын суда үзеңне тоту кагыйдәләренә бүген ОБЖ укытучысы гына өйрәтми. Җәйге каникул алдыннан ГИМС, МЧС хезмәткәрләре мәктәпләргә еш килә. Алар укучылар арасында аңлату эшләре алып баралар, суда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәүнең нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкин булуын һәм ничек итеп үз ваемсызлыгың корбаны булмаска икәнен сөйлиләр. Әмма балалар балалар инде. Балалар ялын оештырганда контроль булмауга һәм үз-үзеңә артык ышануга юл куярга ярамый. Әти-әниләр, тәрбиячеләр, балалар иминлеге өчен җавап бирүче һәркем шуны белергә һәм истә калдырырга тиеш: суда балалар белән килеп чыккан бәхетсезлек очракларының күбесендә өлкәннәр гаепле. Еш кына алар үзләре дә судагы ялларын ничек куркынычсыз итү турындагы киңәшләргә мохтаҗ. Шушы максат белән иртә яздан ук ГИМС, МЧС, полиция хезмәткәрләре су буенда ял итүче гражданнар янына барып, алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрә башлады.

Елдан-ел район сулыкларында су техникасы саны сизелерлек арта бара. Әлбәттә, бу ялны кызыклы һәм онытылмаслык итә. Әмма бер шарт белән: скутерлар һәм су мотоцикллары хуҗалары барлык йөртү кагыйдәләрен һәм күрсәтмәләрен төгәл үтәгән очракта гына. Ә җәй көннәрендә су буенда ял итүче күп кенә исерек гражданнар өчен закон язылмаган. Алар аеруча куркыныч төркемдә. Үлемнән аларны бары тик дуслары, пляждагы күршеләре генә коткара ала. Уяу булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика купание каниркулы

2
X