Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәр яны РЭСы энергетиклары өй туе үткәрде

Столбищеда электр челтәренең Шәһәр яны районының яңа җитештерү базасы куллануга тапшырылды. Әле ярты ел элек бу урында бушлык иде. Монда язын килгән төзүчеләр беренче көннәрдән үк югары темп алдылар. Кыска вакыт эчендә 135,2 миллион сумнан артык акча үзләштерделәр - башкарылган эшләрнең гомуми бәясе шундый. Яңа энергетик базаны куллануга кертүне район...

Столбищеда электр челтәренең Шәһәр яны районының яңа җитештерү базасы куллануга тапшырылды.

Әле ярты ел элек бу урында бушлык иде. Монда язын килгән төзүчеләр беренче көннәрдән үк югары темп алдылар. Кыска вакыт эчендә 135,2 миллион сумнан артык акча үзләштерделәр - башкарылган эшләрнең гомуми бәясе шундый.

Яңа энергетик базаны куллануга кертүне район башлыгы Михаил Афанасьев аеруча мөһим вакыйга дип атады:

-Безнең кебек, зур төзелеш алып барылган, интенсив үсүче район өчен энергия белән сыйфатлы тәэмин итү - эшчәнлекнең бар тармакларында уңышлы үсеш нигезе. Әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Башта яңа база төзү җирле халык һәм район территориясендә эшләп килүче предприятиеләр мәнфәгатеннән чыгып планлаштырыла.

-Яңа җитештерү базасы - электр белән ышанычлы тәэмин итү һәм клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфаты гарантиясе, - дип ассызыклады "Челтәр компания" ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев. - Проектта күп кешеләр катнашканлыктан без иң кыска срокларда зур күләмдә эш башкара алдык.

Шәһәр яны РЭСының хезмәт күрсәтү зонасына районның 39 торак пункты, шул исәптән Столбище, Боровое Матюшино, Зеленый Бор, Нармонка да керә. Аларда 17 меңнән артык кеше яши. Хезмәт күрсәтү территориясе киңәя. Шуңа тәңгәл төстә компания тәкъдим итә торган хезмәтләр саны да арта. Мәсәлән, соңгы вакыт эчендә булган функцияләргә технологик тоташу өстәлгән. Каралган гаризалар саны буенча Шәһәр яны РЭСы Идел буе электр челтәрләрендә беренче урыннарда тора.

Араларында Идел буе электр челтәрләре филиалы хезмәткәрләре һәм ветераннары булган мактаулы кунаклар җитештерү базасын карадылар. РЭСның теләсә нинди һава шартларында да ачык һавада эшләүче барлык белгечләре, шул исәптән контролерлар, ремонт һәм дежур персонал өчен уңайлы шартлар тудырылган: душ бүлмәләре, кием киптерү бүлмәләре җиһазланган, туклану һәм ял итү өчен бүлмәләр бар. Иркен бинада заманча яктырту, җылыту һәм җилләтү приборлары урнаштырылган. Ә хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү өчен каралган уку бүлмәсе күргәзмә пособиеләр һәм мультимедиа системасы белән җиһазландырылган. Диспетчерлык пункты да иң яңа җиһазлар белән комплектланган. Элемтә һәм мәгълүмат тапшыру каналлары яңартылган. Инженер-техник сак чаралары заман таләпләренә җавап бирә. Клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән яңалыклар арасында РЭС бинасында җиһазландырылган кулланучылар белән эшләү пунктын атарга кирәк. Монда эшләүче хезмәткәрләр берьюлы берничә клиентны кабул итә ала. Кунаклар шулай ук бар транспорт паркын һәм махсус техниканы сыйдырырлык җылытылган машина кую урыны өстенлекләрен дә лаеклы бәяләделәр. Яңа остаханә һәм склад биналарында да нәтиҗәле хезмәт өчен бар шартлар тудырылган.

Мөһим энергетик объектны тәкъдим итү компаниянең иң яхшы хезмәткәрләрен һәм объект төзелешендә катнашкан подряд оешмалары вәкилләрен хөрмәтләү белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район столбище РЭС