Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәһәрләр һәм илләрне бәйләп

Почта хезмәткәрләре июльнең икенче якшәмбесендә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр. Безнең илдә даими почта элемтәсе беренче тапкыр 300 ел элек барлыкка килә, ул чакта Петр I Мәскәү һәм Архангельск арасында почта линиясе оештырырга боера. Рәсми төстә бәйрәм Россия Федерациясе Указы белән 1994 елда кабул ителә. Почта элемтәсе аркасында кешеләр интернет...

Почта хезмәткәрләре июльнең икенче якшәмбесендә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәләр. Безнең илдә даими почта элемтәсе беренче тапкыр 300 ел элек барлыкка килә, ул чакта Петр I Мәскәү һәм Архангельск арасында почта линиясе оештырырга боера. Рәсми төстә бәйрәм Россия Федерациясе Указы белән 1994 елда кабул ителә.

Почта элемтәсе аркасында кешеләр интернет һәм мобиль операторлар барлыкка килгәнчегә кадәр үк бер-берсе белән элемтәгә керә алдылар, ә бүген "Россия почтасы" - стратегик предприятиеләрнең берсе. Әлеге оешма формалашу берничә этапта үтә. Иң соңгы булып аңа 2009 елда "Татарстан почтасы" кушыла, ул чакта республикада аның автоном төстә яшәве идеясеннән баш тарталар.

Хәзерге вакытта "Россия почтасы" тулысынча бар ил буенча һәм аерым алганда безнең төбәктә актив эшчәнлек алып бара. Лаеш районының 25 бүлекчәсендә 106 кеше хезмәт куя, алар тәүлегенә йөздән артык посылка, хат һәм башка корреспонденция эшкәртә. Шуның өстенә, кайбер авылларда счетлар өчен түләү бары "Россия почтасы" аша гына мөмкин. Күпләр өчен оешманың эшчәнлеге күзгә күренми, әмма почта хезмәткәрләре шулай ук транспорт-экспедиция хезмәтләре күрсәтә, пенсияләр, акча переводлары китерү, ваклап сату, тимер юл һәм авиабилетлар сату һәм башка күп кенә хезмәтләр башкара.

Бәйрәм алдыннан "Россия почтасы"ның район бүлекчәсе хезмәткәрләре Йошкар-Олада экскурсиядә булып кайттылар.

-Кем барган, барысы да канәгать калды һәм өйгә яхшы кәеф белән кайтты, - дип сөйли Лаешның почта аша килгән әйберләрне эшкәртү цехы начальнигы Марина Артемьева.

Быел озак еллар намуслы хезмәт өчен берьюлы өч почта хезмәткәре бүләкләнде. Орел авылы элемтә бүлекчәсе начальнигы Марина Краснова һәм Олы Кабан авылы элемтә бүлекчәсе начальнигы Галина Шишова "Россия почтасы" Рәхмәт хатлары алды. Лаешның почта аша килгән әйберләрне эшкәртү цехы машина йөртүчесе Анатолий Аптралов "Россия почтасы" Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Соңгы вакытта район җитәкчелегенең актив катнашында почта бүлекчәләренең иске биналары ремонтлана һәм яңалары төзелә.

-Ә тагын "Россия почтасы" безгә бәйрәм уңаеннан яңа машина бүлеп бирде, - дип билгеләп үтә Марина Артемьева. - Тиздән ул файдалануга кертеләчәк.

"Россия почтасы" - хәзерге тормышны аннан башка күз алдына китереп булмый торган оешмаларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево лаеш