Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Соцпакеттан баш тартмагыз

1 октябрь якынлаша - бу датага кадәр ташламалардан файдаланучылар социаль пакетны яки аның акчалата компенсациясен сайларга тиешләр. Кызганычка каршы, статистикага ярашлы төстә Лаеш районы баш тартучылар буенча "алдагы урыннарда". Шуның белән бергә, бушлай дарулардан һәм санаторийларда дәваланудан баш тартып ташламаларны торгызуны сорап социаль учреждениеләр, хастаханәләр һәм җирле хакимият бусагаларын таптаучы...

1 октябрь якынлаша - бу датага кадәр ташламалардан файдаланучылар социаль пакетны яки аның акчалата компенсациясен сайларга тиешләр. Кызганычка каршы, статистикага ярашлы төстә Лаеш районы баш тартучылар буенча "алдагы урыннарда". Шуның белән бергә, бушлай дарулардан һәм санаторийларда дәваланудан баш тартып ташламаларны торгызуны сорап социаль учреждениеләр, хастаханәләр һәм җирле хакимият бусагаларын таптаучы инвалидлар саны арта, ә моны закон буенча фәкать бер елдан гына эшләп була.

Социаль тәэмин итү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә законнарның камил булмавы турында сөйләүнең кирәге юк. Күз алдыгызга китерегез, тормышта төрле хәлләр була, сездә каты авыру таптылар ди, сез инвалидлык алып соцпакетка исәп итә аласыз. Әмма шуны белү кирәк, махсус рецептлар буенча ташламалардан файдаланучылар өчен даруларга заказны алдан бирәләр, кайчакта ярты ел алдан. Кирәкле препаратлар белән тәэмин ителүгә заказлар портфеленә керү өчен шактый алдан исәпкә басу һәм Пенсия фонды идарәсендә соцпакет файдасына гариза бирү зарур. Без еш кына мондый күренешкә тап булабыз: шикәр диабеты белән авыручының хәле яхшыра һәм ул дарулар урынына акча алырга карар итә. Ул арада мәкерле авыру баш калкыта. Авыру азып китә, көнгә биш тапкыр инсулин уколы кадарга кирәк, ә авыру бу аз акчага препаратка булган ихтыяҗын бер атнага да канәгатьләндерә алмый. Онкологик авырулары булганнарга үз сәламәтлекләренә битараф булу аеруча куркыныч. Бу очракта кирәкле дарулар бик кыйммәт һәм һәрчак сатуда булмыйлар да.

Бу хәлгә Лаеш үзәк район хастаханәсе поликлиника мөдире Лариса Орлова аңлатма бирә:

-Сәламәтлек торышлары начарланып китү сәбәпле социаль пакетны торгызу буенча Лаеш үзәк район хастаханәсенә һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгына гражданнар ел саен мөрәҗәгать итәләр. Еш кына алар яңа ачыкланган онкологик авырулар һәм шикәр диабеты катлаулануларга бәйле. Узган елда шундый җиде мөрәҗәгать булды. Әмма инсулинга, химия терапиясенә һәм бөер эшчәнлеге җитәрлек булмаганда дәвалау өчен ташламалы рецепт язу мөмкин булмады. Сәбәбе бер - пациентлар агымдагы елга өстәмә ташламалы тәэмин итүдән баш тартканнар. Дарулар алуга чыгымнар гаилә бюджеты өчен авыр йөккә әйләнә.

Ә авыру йокламый, рецидивлардан берәү дә иминиятләнмәгән. Пациентларга үз сәламәтлекләрен саклау турында җитди уйларга, төп авырулар һәм аларның иярченнәре катлаулану ихтималы турында онытмаска кирәк. Ташламалардан файдаланучы хөрмәтле кешеләр, ныклап уйлагыз һәм соцпакетны акчага алыштыру турында карар кабул иткәнче үз финанс мөмкинлекләрегезне бәяләгез.

Исегездә тотыгыз, сез карарны киләсе ел буена кабул итәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район