Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сак булыгыз: боз туктар чак җитә

Безнең өчен ноябрь җылысы ничек кенә озак һәм рәхәт булмасын, көзгә бирелгән матур көннәр шулай да санаулы. Шулай булгач район сулыкларында боз катар чак якынлаша.

Беренче бозны ныклыкка сынап карар сәгать җитүен тиктормас балалар, һәвәскәр балыкчылар түземсезлек белән көтәләр. Берәүләр өчен көз ахыры - кыш башы - актив төстә боз астыннан балык тоту һәм вакытны экстремаль үткәрү вакыты булса, ГИМС хезмәткәрләре өчен исә бу - сулыкларда фаҗигале хәлләрне кисәтү буенча киеренке эш вакыты.

-Су объектларына патрульлек итүдән кала гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау максатында сезонара чорда мәктәп укучылары, педагоглар һәм балаларның әти-әниләре белән очрашабыз. Мәсәлән, ноябрь каникуллары башланыр алдыннан безнең хезмәткәрләр шәһәр мәктәпләрендә әти-әниләр җыелышларында булдылар, анда чираттагы мәртәбә балалар һәм өлкәннәргә көзге-кышкы чорда саклык чаралары турында искәрттеләр. Бу чорда ел саен Татарстан Республикасы су объектларында уннарча кеше, шул исәптән балалар һәлак була. Кызганычка каршы, су объектлары мәйданы буенча төбәктә беренче урыннарда торучы безнең район да чыгарылма түгел, - дип сөйли ГИМС үзәге Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Александр Пыренков. - Елның бу вакытында сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләр үлеме һәм җәрәхәтләнүе сәбәбе була. Ноябрьдән декабрьгә кадәрге чорда, ягъни каты салкыннар башланганчы көзге боз нык түгел. Кичке яки төнге салкында ныгыгач ул әле зур булмаган авырлыкка түзә, әмма көндез җылынып, ул йомшара һәм тотрыксызлана.

Кагыйдә буларак, сулыклар бертигез дәрәҗәдә катмый, ә өлешләп кенә: башта яр буйлары, сай сулыклар, җилдән ышыкланган култыклар, аннары инде уртасы. Бер үк сулыкта бозларның чиратлашуын очратырга мөмкин, алар бер үк калынлыкта булса да ныклыклары һәм йөк күтәрү дәрәҗәләре төрле.

Сулыклардагы бәхетсезлек очракларын тыю чаралары белән генә булдырмый калу мөмкин түгел. ГИМС хезмәткәрләре өлкәннәрне - педагоглар, әти-әниләрне бу чорда балаларга аеруча игътибарлы булырга чакыралар. Беренчедән, балаларны бозга караучысыз җибәрмәскә: балыккамы, чаңгыда һәм тимераякта шуаргамы барыбер; икенчедән, мәктәпләрдә, спортзалларда, клубларда спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдырырга.

Кеше бозда булганда иминлекнең төп шарты боз калынлыгының кеше авырлыгына туры килүе. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бер кеше өчен куркынычсыз боз калынлыгы 7 сантиметрдан да ким түгел, шугалак ясау өчен - 12 см һәм артыграк; җәяүле кичү өчен - 15 см һәм күбрәк. Автомобиль кичүе өчен куркынычсыз калынлык - 30 сантиметрдан ким түгел.

Ел саен сезонара чорда район сулыкларында һәвәскәр балыкчылар үз ваемсызлыклары әсирләре булалар. Ике ел элек боз астыннан балык тотканда Атабай тирәсендә боз агып киткәндә ике йөздән артык кеше үлеменә бары тик коткаручыларның һәм район җитәкчелегенең тиз һәм белеп эш итүе генә юл куймады. Әмма, кызганычка каршы, ярдәм һәрвакытта да үз вакытында килми. Һәм үз-үзеңә артык ышану өчен бик югары бәя - үз сәламәтлегең һәм хәтта тормышың белән түләргә туры килә.

Материал номерга җыелганда газетабыз редакциясенә Лаешка һава мендәрле "Нептун-11" судносы килү турында хәбәр килде. Төнлә күрү мөмкинлеге бирүче җайланмалар, тепловизор, елга навигациясе системасы, гидрокостюмнар белән җиһазланган әлеге заманча техника ярдәмендә ГИМСның Лаеш участогы инспекторлары һәм Казан эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычы, шулай ук Идел һәм Мишә елгалары акваториясендә тәүлек әйләнәсе дежур торачаклар. Судно бары тик боз ныклап каткач кына китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: опасность ледостав