Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Столбищеда законсыз уен салонын яптылар

Җинаятьчел бизнес оештыручыларның шәһәр янындагы әлеге авылны үз итүе очраклы түгел: тыныч урын, шәһәрдән ерак түгел. Барлык кирәк-яраклары белән яшерен уен салоны җиһазлаганнар һәм клиентлар җәлеп итә башлаганнар. Моны бик сак эшләгәннәр: монда бары тикшерелгән кешеләр, алдан шалтыратып һәм еш булучыларның тәкъдиме белән генә кертелгән. Әмма Россия ЭЭМның Лаеш районы...

Җинаятьчел бизнес оештыручыларның шәһәр янындагы әлеге авылны үз итүе очраклы түгел: тыныч урын, шәһәрдән ерак түгел. Барлык кирәк-яраклары белән яшерен уен салоны җиһазлаганнар һәм клиентлар җәлеп итә башлаганнар. Моны бик сак эшләгәннәр: монда бары тикшерелгән кешеләр, алдан шалтыратып һәм еш булучыларның тәкъдиме белән генә кертелгән.

Әмма Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге төркеме хезмәткәрләре чаралар комплексы үткәреп легаль булмаган уен бизнесына чик куйдылар.

-Тентү вакытында уен залында уйнарга килүчеләр һәм законсыз уен бизнесын оештыручы бар иде, - дип аңлата полиция майоры Александр Федорин. - Яшерен оешма покер өстәле, рулетка белән җиһалланган. Крупье, кассир-бухгалтер, сак эшләгән. Без фишкалар, карталар, рулетканы, акча санау җайланмасын, компьютер җиһазларын, финанс документларын алдык. Бар материаллар Тикшерү комитетына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево