Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сугыш чоры җырлары бүгенгедәй яңгырый

Районның һөнәри музыкантлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары язның бу көннәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә үз өлешләрен кертәләр. Алар катнашында район мәдәният йорты сәхнәсендә истәлекле датага багышланган бәйрәм концерты булды. -Иң олы бәйрәм - 9 Майга вакыт күп калмый. Бөек бәйрәм алдыннан районда зур әзерлек эшләре бара -...

Районның һөнәри музыкантлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылары язның бу көннәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлеккә үз өлешләрен кертәләр. Алар катнашында район мәдәният йорты сәхнәсендә истәлекле датага багышланган бәйрәм концерты булды.

-Иң олы бәйрәм - 9 Майга вакыт күп калмый. Бөек бәйрәм алдыннан районда зур әзерлек эшләре бара - сугышта катнашучыларга һәм ветераннарга юбилей медальләре тапшырыла, алар белән очрашулар үткәрелә, Җиңү паркын үзгәртеп кору бара, яшьләр белән патриотик эшләр актив алып барыла, - диде үзенең тамашачыларга мөрәҗәгатендә районның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов. - Җирле артистлар көче белән әзерләнгән бүгенге концерт аеруча мөһим.

Моны араларында сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре булган тамашачылар да билгеләп үтте. Концерт программасындагы һәр номер темага туры килде. Концертны оештыручы Вера Баннова бу хакта алдан ук кайгырткан. Мәдәният өлкәсендә биниһая зур эш тәҗрибәсе, оештыру сәләте бу юлы да аңа уйланылганнарны күрсәтә алырга ярдәм итте. Бәйрәм концертында тамашачылар күңеленә юл тапкан иң яхшы иҗат коллективлары һәм ялгыз башкаручылар теләп катнашты.

Артистларның күтәренке кәефе залга да күчте, алар барыбыз яраткан "Катюша", "Солдатские сны", "Последний бой", "Синий платочек" һәм башка җырларга кушылдылар.

-Бәйрәм программасында катнашучыларның барысына, беренче чиратта, башлап йөрүче Вера Андреевна Банновага зур рәхмәт. Концерт минем өметләрне аклады. Ул безне тагын бер мәртәбә Җиңү тантанасын тоярга мәҗбүр итте. Мондый бәйрәм программасы анда барыбызга яхшы таныш бергә эшләгән, аралашкан, күршедә яшәгән кешеләр катнашу белән аеруча кадерле. Аларны сәхнәдә күрү икеләтә сөендерә, - безнең хәбәрчебез аркылы Лаешта яшәүче Александр Кузнецов артистларга шундый рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бу кичтә шәһәрдә яшәүчеләргә бәйрәм ясаган кешеләрнең исемнәрен атыйсы килә. Елена Калиткина, Татьяна Пекменова, Елена Карандина, Валентина Клюшина, Надежда Генералова, Владимир Чуприн, Вәсимә Хәкимова, Роза Фатыйхова, Елена Садовникова, Вера Баннова, Мөнир Насыйбуллин, сәнгать мәктәбенең "Задирушки" хореография ансамбле, Валентина Алешина һәм сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры - зал аларны алкышлады, чәчәкләр бүләк итте, рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево музыка песни