Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сулыкларда кешеләр үлеме дәвам итә

Узган ялларда Лаеш районында кышын балык тотарга яратучылар белән берничә вакыйга теркәлгән. Тетеево авылы янында Иделдә 79 яшьлек пенсионер ярдан 15 метр ераклыкта бәкегә төшеп китә. Аның юклыгын соңарып сизәләр. Коткаручылар һәлак булучының гәүдәсен судан чыгаралар. Өч балыкчы Иделнең Зәңгәр култыгында тозакка эләгә: бозда ярык барлыкка килеп аларның коры җиргә...

Узган ялларда Лаеш районында кышын балык тотарга яратучылар белән берничә вакыйга теркәлгән.
Тетеево авылы янында Иделдә 79 яшьлек пенсионер ярдан 15 метр ераклыкта бәкегә төшеп китә. Аның юклыгын соңарып сизәләр. Коткаручылар һәлак булучының гәүдәсен судан чыгаралар. Өч балыкчы Иделнең Зәңгәр култыгында тозакка эләгә: бозда ярык барлыкка килеп аларның коры җиргә чыгу юлын кисә. Тагын җиде кеше Орел авылы тирәсендә шундый ук хәлгә очрый.
МЧС коткаручыларының оператив һәм бердәм эш итүе аркасында балыкчылар коткарыла. Ныгымаган бозга чыгу бик куркыныч эш булып кала бирә, чөнки аның калынлыгы әле биш сантиметрдан артмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев