Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ярминкә – бәйрәм ул

Октябрьнең беренче шимбәсе районның күп кешесе өчен сатып алу-яшелчә, печән, катнаш азык, кәбестә, кишер...запасы ясау көне булды.

Җиденче яртыда Лаешның ике мәйданында сәүдә гөрли иде инде. Өстәге мәйданда музыка яңгырый, ә аста сатып алучылар шау итте.

-Миңа дүрт капчык бәрәңге кирәк, кем генә алып кайтырга булышыр икән?

-Волонтерларны чакыр-алар үлчәүгә дә куярлар, машинага да илтерләр.

-Балык ал-безнекеләр бик мактыйлар.

-Ә мин ярминкәне көттем-печәнне монда гына ала алдым.

Алып килгән әйберләргә сорау зур булды. Ярминкәдән алган товарлар төялгән машиналар кисәтеп кычкырталар. Бәрәңгеле капчыкларны күтәргән ирләр дә кызарып чыкканнар. Сатучылар керемне саныйлар. Ә хуҗабикәләр сатып алган бодай, печән, катнаш азыкны кайларда саклау турында уйлашты.

Кайбер хуҗалыкларның үз сатып алучылары да бар, алар "үз" сатучыларын көтеп алдылар.Мәсәлән, "Урта Девятово" җәмгыяте 7.45 тә бар ашлыгын сатып та бетерде. "Шәрәпов" крестьян хуҗалыгы күрсәткән кайгыртучанлык бик тә хуш килде: аның хуҗасы авыл хуҗалыгы продукциясен сатып кына калмады, алган бодайны сатып алучы өенә илтүне дә оештырган. "Семиречье" агрофирмасы, "Атабай" агрофирмасы, "Лаеш" кошчылык комплексы-14 хуҗалык, Лаешның 1 нче гимназиясе, шәхси эшмәкәрләр һәм җирле халык бик күп төрле продукция тәкъдим итте. Аның күләме турында ике сан буенча хөкем итәргә була: бу көнне 15 тонна ашлык, сигез тонна бәрәңге сатылган. Барысын тиз арада алып та бетерделәр, хуҗалык машиналары буш кайтып китте.

Иткә,казларга, эч-башларга, бәрәңге, йомырка һәм башкаларга сорау зур булды. Кызганычка каршы, сатуда суган булмады.

Төп сәүдә кафе каршындагы мәйданда булды. Ә өстә үзешчән артистлар җырладылар, биеделәр. "Ярминкә- беренче чиратта бәйрәм ул. Безгә кушылып җырлагыз, биегез",-дип чакырдылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево сельхозярмарка