Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Светлана Левандовская – Фомина исемендәге премия лауреаты исемен атадылар

Бу көннәрдә Лаешта "Орфей" әдәби берләшмәсе тарафыннан булдырылган әлеге әдәби премияне тапшыру тантанасы үтте. Кабул ителгән гадәт буенча клуб әгъзалары башта узган елдагы эшкә йомгак ясадылар. Алар әйтүе буенча, иҗади берләшмәнең горурланыр нәрсәсе бар. Узган елда гына да берничә әдәби җыентык чыгара алганнар. Ел саен "Орфей"га үзләрен шигърияттә эзләүче һәм...

Бу көннәрдә Лаешта "Орфей" әдәби берләшмәсе тарафыннан булдырылган әлеге әдәби премияне тапшыру тантанасы үтте. Кабул ителгән гадәт буенча клуб әгъзалары башта узган елдагы эшкә йомгак ясадылар. Алар әйтүе буенча, иҗади берләшмәнең горурланыр нәрсәсе бар. Узган елда гына да берничә әдәби җыентык чыгара алганнар.

Ел саен "Орфей"га үзләрен шигърияттә эзләүче һәм иҗади шәхес буларак формалашучы яңа кешеләр килә. Осталык сәгатьләре, чыккан җыентыкларны тәкъдир итүләр, әдәби кичәләр, республиканың һөнәри шагыйрьләре белән очрашулар - бу клубта даими үтүче һәм шигърият сөючеләрнең иҗади потенциалын ачучы чараларның тулы исемлеге түгел әле.

Очрашуны сигез яшьлек Валерия Нохратская башлап җибәрде. Ул үзенең яңа "Весенние наблюдения" шигырен укыды. Лаешның яшь шагыйрәсенең лирик кәефен шигъри җыентыклар авторлары Геннадий Рожков, Елена Карандина, Элеонора Зотченкова бүлеште. Алар да үзләренең яңа шигъри юлларын тыңлаучылар хөкеменә тапшырды.

Озак еллар дәвамында "Орфей" клубының элекке рәисе Светлана Левандовская - Фомина иҗаты аерым бер тарту көченә ия. Арабыздан китсә дә, ул үзенең каләмдәшләренә һәм шигърият сөючеләргә бай иҗади мирас калдырды. Үзләренең яхшы дусларын, остазларын искә алып, кичәдә катнашучылар аны компания җаны дип атадылар. Ул барысына да ихлас булышкан һәм башлап язучы шагыйрьләргә бик теләп ярдәм иткән. Аның квартиры үзенә күрә әдәби кунак йорты булган, анда осталык сәгатьләре, әдәби кичәләр үткән. Талантлы кеше истәлегенә клуб әгъзалары ел саен бирелә торган премия булдырганнар, аны иң лаеклыларга тапшыралар. Соңгы ике елда ул лирик шигырьләр циклы өчен Геннадий Рожковка, Елена Карандинага, Максим Козловка бирелгән. Чираттагы әдәби премияне алу бәхете Надежда Кривоносовага эләккән. Менә ике ел инде ул әдәби берләшмәне җитәкли, элекке рәиснең традицияләрен саклый һәм арттыра.

Чараны оештыручы Зөһрә Лезина сүзләре буенча, премия иҗади кешеләргә ярдәм итүгә һәм аларның талантын ачуга юнәлтелгән. Мондый әһәмиятле чараны оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән кешеләр арасында район китапханәсе хезмәткәрләре, "Икмәк" ЧҖҖ коллективы, эшмәкәр Гомәр Насыйбуллин бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево