Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рухи көчне лаеклы раслау

Лаешта яшәүче өч кешегә - "Филантроп" халыкара премиясе номинантларына - үткән сишәмбедә район мәдәният йортында дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында узган елда арабыздан киткән Лаеш шагыйрәсе Светлана Левандовская-Фомина исеме дә яңгырады. Аның дипломын "Шәфкатьлелек" балалар ордены музеенда калдырырга булдылар.

"Филантроп" премиясе физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Халыкара хәйрия проектының инициаторлары Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте һәм коммерциячел булмаган "Филантроп" фонды оешмасы. Россия һәм Мәскәү хөкүмәте мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә иҗат сәләтен ачу мөмкинлеге биргән тәкъдимне хуплады. Конкурска башкару осталыгы, сәнгати һәм әдәби иҗат номинацияләре буенча ике елга бер йомгак ясала. Үткән 12 елда проектта 31 илдән алты меңнән артык кеше катнашкан. Конкурста катнашучыларның барысы - аның йомгакларына карамастан - номинант исеме һәм катнашучы сертификаты алалар. Монда, спорттагы кебек үк, мөһиме - катнашу. Барысы җиңүче була, чөнки авыртуларга карамастан алар иҗат итәләр һәм үз юлларын табалар. Рухи көч авыруларга бирешми.

2012 елда "Филантроп" лауреаты исеме алу конкурсында Россиянең 72 төбәгеннән һәм якындагы дүрт чит илдән 1033 кеше катнашкан. Алар арасында Лаеш районыннан да дүрт кеше бар: Елена Карандина, Светлана Фомина, Максим Козлов һәм Илшат Галиев. Номинантларның барысы төрле-төрле: тәҗрибә, характер, үз мавыгулары буенча. Әмма аларны матур яшәргә омтылу берләштерә. Бу төшенчәгә алар яшәү максатын кертәләр: аларның тормышы кызыклы һәм төрле, алар күп нәрсәләргә ирешергә, күп нәрсәләргә өйрәнергә, иҗат сәләтләрен ачарга һәм аның белән уртаклашырга тырышалар. Аларның язмышлары да җиңел түгел. Кайбер кешеләр мондый хәлдә югалып калалар, төшенкелеккә биреләләр. Әмма безнең номинантлар янәшәдәге кешеләр ярдәмендә үзләрен таба алганнар.

Светлана Фомина һәм Елена Карандинаны тәкъдим итүнең кирәге юк. Районда яшәүчеләр аларның әдәби иҗатын беләләр. Е.Карандина "Филантроп"ның барлык конкурсларында диярлек катнаша, ул бу дипломны җиденче тапкыр алды. Максим Козловның 2011 елда беренче "Избранные. На острове" китабы дөнья күрде. Фэнтези жанрында язылган әсәр үз укучысын тапты. Яшь автор әсәре белән район китапханәсендә һәм Лаешның 2 нче мәктәбе китапханәсендә танышырга була. "Орфей" шигъри клубының 10 еллыгына чыгарылган альманахта да Максим шигырьләре бар. Быел М.Козлов мәктәп тәмамлый, журфакка укырга керергә хыяллана.

Илшат Галиев (рәсемдә уртада) Лаешта яши. 20 яшендә ул күп нәрсәләргә өйрәнгән. Өстәвенә, ул эшләгән һәр әйберне беренче разрядлы дияргә дә була. Ул бәйли, чигә, мич чыгара, тәмле итеп ашарга пешерә, баянда, аккордеонда һәм фортепианода уйный, скрипка һәм гитарада өйрәнә, умартачылык белән шөгыльләнә.

Жюри номинантлар эшенә яхшы бәя бирде һәм "рухи көчне лаеклы раслау, сәнгатьтә үзеңне танытуга омтылу һәм үзеңнең иҗат сәләтеңне тулысынча ачу" дип таныды. Бу сүзләр астына сәнгать осталары, жюри рәисе, СССРның халык артисты И.Кобзон, оештыру комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты А.Ломакин-Румянцев, жюри әгъзалары И.Глазунов, Г.Гладков һәм башка иҗат әһелләре һәм сәяси эшлеклеләр имза куйган.

Проектның социаль әһәмиятен исәпкә алып, район башлыгы М.Афанасьев шулай ук Лаеш номинантларына акчалата премия билгеләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК награждение Филантроп