Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сәясәт белән кызыксынмаган кеше булмый

"Мин сәясәт белән кызыксынмыйм" - болай дип раслаучы кешеләр бераз хәйләлиләр. Пенсия белән тәэмин итү яки торак төзелеше тармагында барган үзгәрешләргә битараф булган кешене күз алдына китерү кыен. Дәүләтнең бәяләр сәясәте яки сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү турында сүз чыкканда кемнең дә булса битараф калуы икеле. Милләтара мөнәсәбәтләр,...

"Мин сәясәт белән кызыксынмыйм" - болай дип раслаучы кешеләр бераз хәйләлиләр.

Пенсия белән тәэмин итү яки торак төзелеше тармагында барган үзгәрешләргә битараф булган кешене күз алдына китерү кыен. Дәүләтнең бәяләр сәясәте яки сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү турында сүз чыкканда кемнең дә булса битараф калуы икеле. Милләтара мөнәсәбәтләр, кече һәм урта бизнесны яклау, мәгариф һәм сәламәтленк саклауны үстерү - болар һәм тагын күп нәрсә дәүләтнең эчке сәясәтенә карый.

Шуңа күрә "Бердәм Россия" партия эчендә алдан сайлаулар - праймеризлар үткәрә. Бүгенгә республиканың 12 иҗтимагый оешмасы президент праймеризында катнашу өчен Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итте. Моннан тыш җәмәгатьчелек тагын өч кандидат фамилиясен атады: ТР авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ Президенты аппаратының эчке сәясәт идарәсе экс-җитәкчесе Олег Морозов.

Иртәгә теннис академиясендә сайлаучыларның президент праймеризы кандидат-катнашучылары белән очрашуы була. Аның нәтиҗәләре буенча сайлаучылар рейтинг тавыш бирү юлы белән өч кандидатны сайлаячак. Ә праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып июль башында булачак конференциядә "Бердәм Россия" партиясе Татарстан Президенты постына кандидатны тәкъдим итәчәк. Иҗтимагый оешмалардан 800 дән артык сайлаучы һәм "Бердәм Россия"дән шуның кадәр үк кеше республиканың барлык муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тәкъдим итәләр. Татарстан Россиядә партия тарафыннан партия эчендә алдан тавыш бирү җәмәгатьчелек вәкилләренә ышанып тапшырылган беренче төбәк булды.

Сайлаучыларның президент праймеризы кандидат-катнашучылары белән очрашуына Лаеш районыннан 28 кеше бара. Алар арасында - "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре Михаил Афанасьев, "Бердәм Россия" партиясенең беренчел бүлекчәләренең 22 секретаре, җирле үзидарәнең Бөтенроссия советының 4 вәкиле һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре. Алар барысы да - районда билгеле кешеләр. Мәсәлән, Россия пенсионерлар берлеген ТР Лаеш районында Лидия Грабалина тәкъдим итәчәк, ул актив тормыш позициясе алып бара. "Бердәм Россия" партиясенең беренчел бүлекчәләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары Надежда Гыйләҗетдинова (Комлы Ковали), Люзия Хәлилова (Атабай), Валентина Фетилина (Орел), партиядәшләре кебек үк, көн саен, сәгать саен кешеләр белән эшлиләр, аларның өмет-ышанычларын яхшы беләләр. Ышанып әйтергә була, алар - хакимият белән халык арасындагы бәйләүче звено. Безнең Татарстан Президенты итеп кемне сайлавыбыз турыдан-туры алардан тора.

-Без кешеләрнең Татарстан Президенты итеп кемне сайлаулары өчен җаваплы. Республиканың киләчәк язмышы алдагы сайлауларда тавыш бирүдән тора, - дип саный Лидия Грабалина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев