Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Талантлы кеше һәрнәрсәдә талантлы

Осталарга бай Лаеш җире. Һәм Комлы Ковалида тукталыш ясаган төньяк боланнары моның дәлиле. Әлеге авыл кибетләренең берсе яныннан үткән чакта кешеләр адымнарын акрынайта, ә машина йөртүчеләр тормозга баса. Алар йөзендә ирексездән елмаю барлыкка килә: шат күңелле кар бабай менә-менә биеп җибәрер, төньяк боланнары ычкынып, үз артларыннан могҗиза-чаналарны сөйрәп еракка китеп...

Осталарга бай Лаеш җире. Һәм Комлы Ковалида тукталыш ясаган төньяк боланнары моның дәлиле.

Әлеге авыл кибетләренең берсе яныннан үткән чакта кешеләр адымнарын акрынайта, ә машина йөртүчеләр тормозга баса. Алар йөзендә ирексездән елмаю барлыкка килә: шат күңелле кар бабай менә-менә биеп җибәрер, төньяк боланнары ычкынып, үз артларыннан могҗиза-чаналарны сөйрәп еракка китеп барыр кебек. Алар өстендә салкын һавада чайкала-чайкала кар шарлары йөзеп йөри. Кичләрен әлеге матурлык якты утлар белән балкый.

Әлеге композициянең авторы - кибет хуҗасы Алишер Атамуратов иҗади кеше. Шуңа күрә үз сәүдә ноктасы бинасын яңа елга бизәүгә ул креатив якын килә. Бизәлешнең барлык элементлары ел саен үзгәреп тора.



-Мин идеяне тәкъдим иттем, чыбыклардан конструкция уйлап таптым. Аннан соң эшкә эретеп ябыштыручы Шерали Исрафилов кереште, - дип композиция ясау серләрен ача Алишер Атамуратов. - Минем ниятләремне тормышка ашырырга кибет хезмәткәрләре Алмаз Буржаков, Камил Зарипов һәм Елена Салихова ярдәм итте. Мине хатыным Айгөл, бар эштә дә минем ярдәмчем хуплады. Без яктылык диодлар, товар төрү өчен кулланыла торган гап-гади стрейч-плёнка алдык. Менә хәзер сез күреп торганча килеп чыкты.

Үзенең барлык идеяләре өчен илһамландыручы дип сигез яшьлек улы Тимерланны саный. Алишер үзе - Лаешның 113 нче һөнәр училищесын тәмамлый. Аннан соң туган авылына кайта, "Казан" совхозына механизатор булып урнаша. Армиядә хезмәт иткәч җитештерүгә кире кайта. Кайда гына эшләмәсен, һәрчак нинди дә булса яңалык, гадәти булмаган нәрсәләр кулланырга тырыша.



2008 елдан үз эшен ача - ИП, Комлы Ковали шиномонтажын оештыра. Аның предприятиесе югары һөнәри җайланмаларда халыкка автомашиналар ремонтлау, аларны алыштыру, балансировка ясау буенча хезмәт күрсәтә.

-Беренче вакытта һәр клиентка шатлана идек. Алар күп түгел, чөнки безнең бизнес турында белүчеләр аз, - дип искә ала эшмәкәр. - Безнең өчен ул авыр вакыт булды. Әмма тиздән безне таный башладылар, кешеләр безнең клиентлар тәкъдиме буенча киләләр. Бер ел үткәч автокибет тә ачтык. Үзебезнең ил машиналарына запас частьлар сата башладык. Аннан соң район җитәкчелеге ярдәмендә җир участогы алдык, анда автотукталыш оештырдык һәм зур кибет төзедек.



Эшлекле, бетмәс-төкәнмәс энергияле, һәр эшкә төптән уйлап якын килүче Алишер Нарбаевич талантлы кешенең һәрнәрсәдә талантлы булуының ачык мисалы.

Ялтыравыклы боланнар һәм күңелле кар бабай балалар һәм өлкәннәрне шатландырып яңа ел чыршы бәйрәме үткән "Дружба" спорт-ял үзәгенә куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Песчаные Ковали