Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарча сөйләшәләр һәм эшлиләр

Рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014" һөнәри осталыкның район конкурсында мәктәпкәчә белем бирүче тугыз оешма катнашты. "Березка" балалар бакчасында Лаешның "Радуга", "Счастливый малыш" һәм "Березка" балалар бакчалары тәрбиячеләре җыелды. Авыллардан "Сказка" (Столбище), "Аленушка" (Никольский), "Пчелка" (Урта Девятово), "Капелька" (Рождествено) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары килде. Ике "Солнышко"дан да...

Рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2014" һөнәри осталыкның район конкурсында мәктәпкәчә белем бирүче тугыз оешма катнашты.

"Березка" балалар бакчасында Лаешның "Радуга", "Счастливый малыш" һәм "Березка" балалар бакчалары тәрбиячеләре җыелды. Авыллардан "Сказка" (Столбище), "Аленушка" (Никольский), "Пчелка" (Урта Девятово), "Капелька" (Рождествено) мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары килде. Ике "Солнышко"дан да - 25 Октябрь исемендәге поселок һәм Нармонкадан тәрбиячеләр килгәннәр иде.

Конкурсның беренче туры читтән торып үткәрелде. Анда катнашучылар тарафыннан "Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез" темасына видеороликлар тәкъдим ителде. Икенче турга узучылар визит карточкаларын, уеннар һәм "Ирекле микрофон" иҗади чыгышларын тәкъдир иттеләр.

Нәтиҗәдә беренче урынга "Счастливый малыш" бакчасыннан тәрбияче Екатерина Кизима чыкты. Икенче урынны Ольга Саушина ("Березка") һәм Татьяна Ермосина ("Капелька") бүлеште. Өченче урынга да ике кеше: Татьяна Дылдина (Нармонка поселогы "Солнышко" бакчасы) һәм Галина Горбунова ("Пчелка") лаек булды.

Җиңүче безнең районны республика конкурсында тәкъдим итәчәк. Ул Арча педагогия колледжында быелның декабрь уртасында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево