Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның ЯҢА ЕЛ МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле татарстанлылар! Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз. 2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык...

Кадерле татарстанлылар!

Һәр кеше өчен Яңа ел үзенчәлекле бәйрәм. Аны игелек һәм җылылык атмосферасы урый, бәйрәм өметләр һәм ышанычлар белән бәйле. Бу вакытта без нәтиҗәләр ясап, киләчәккә планнар корабыз.

2016 нчы ел Татарстан өчен уңышлы булды. Республика илнең динамик үсеш алган төбәкләренең берсе булып калды, социаль бурычлар үтәлеп килә. Барлык башлангычларда без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәрьяклы ярдәмен тоябыз.

Һичшиксез, республиканың уңышлары һәм казанышлары халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, бердәмлегебез, гореф-гадәтләргә тугрылык һәм тормышны яхшырак итү теләге белән бәйле.

Үз катнашы һәм җиңүләре белән Татарстан үсешенә ярдәм иткән, аның абруен күтәргән һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Борынгы Болгарда ислам академиясе төзү һәм Казан изге Ана иконасы соборын торгызу - узган елның рухи яңарыш символлары. Әлеге башлангычлар динара мөнәсәбәтләрнең нигезен ныгыта. Татарстанда яшәүче халыкларның бердәмлеге - республиканың чәчәк атуының мөһим шарты. Бу, һичшиксез, Татарстан халыклары съездының төп лейтмотивы булачак.

Туучылар саны артуы безне куандыра. Гаилә кыйммәтләре кадерләп саклана, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар элеккечә зур.

2017 нче ел мөһим вакыйгаларга бай булачак. Без зур икътисадый проектларны тормышка ашырырырга, әһәмиятле спорт һәм мәдәният чаралары үткәрергә җыенабыз.

Уңайлы җәмәгать киңлекләрен булдыру, шәһәрләрне һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны һәм паркларны күркәмләндерү, ишегалларын тәртипкә китерү буенча башланган эшләребезне дәвам итәчәкбез. Болар барысы да яңа тормыш культурасын формалаштыруда, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуда зур роль уйный.

Татарстанлыларны борчыган мәгариф һәм фән, сәламәтлекне саклау һәм спорт, мәдәният һәм социаль яклау, торак һәм инфраструктура төзелеше сораулары шулай ук көн кадагында кала.

Бергәләп без республика үсешенә һәм илебезне ныгытуга зур өлеш кертә алабыз дип ышанам.

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбриклим!

Якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Яңа елда теләкләрегез тормышка ашсын, йортларыгызда һәрвакыт матур, күңелләрегездә җылы булсын!

Яңа 2017 нче ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Татарстан

2
X