Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның рус халык бәйрәме Каравон уңаеннан

МӨРӘҖӘГАТЕ Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне рус фольклор бәйрәме - Каравон белән тәбрик итәм! Татарстанда үткәрелүче милли бәйрәмнәр мозаикасында ул иң күркәм җәүһәрләрнең берсе булып санала. Бүген Каравонга безнең республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә күпләгән җырчылар һәм иҗат коллективлары җыела. Бу безне тагын да якынлаштыра, рухи яктан баета. Әлеге кояшлы...

МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус фольклор бәйрәме - Каравон белән тәбрик итәм!

Татарстанда үткәрелүче милли бәйрәмнәр мозаикасында ул иң күркәм җәүһәрләрнең берсе булып санала. Бүген Каравонга безнең республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә күпләгән җырчылар һәм иҗат коллективлары җыела. Бу безне тагын да якынлаштыра, рухи яктан баета. Әлеге кояшлы бәйрәм Татарстанның милли-мәдәни тормышы елъязмасына яңа матур битләр өстәр дип ышанам.

Күтәренке күңел, тормыш сөючән һәм дәртле Каравон бердәмлегебезнең һәм нәтиҗәле үсешебезнең нык нигезе булсын.

Бәйрәмдә катнашучыларга, кунакларыбызга һәм барлык татарстанлыларга тыныч, имин тормыш, бәхет һәм саулык-сәламәтлек телим!

Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Президент РТ Каравон

2
X