Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан яшьләре тәҗрибә җыярга Германиягә барды

4 декабрьдән 17енә кадәр яшь белгечләр өчен "Молодежная работа в Германии. Аграрная Германия из первых уст» Россия-Германия программасы кысаларында Татарстанның сигез кешесе Мюнхенда булып кайтты. Алар арасында безнең якташыбыз, районның «Липки» лагеренең физик культура буенча инструкторы Оксана Лазарева да бар иде. "Кама ягы" хәбәрчесе аның белән очрашты һәм берничә сорау...

4 декабрьдән 17енә кадәр яшь белгечләр өчен "Молодежная работа в Германии. Аграрная Германия из первых уст» Россия-Германия программасы кысаларында Татарстанның сигез кешесе Мюнхенда булып кайтты. Алар арасында безнең якташыбыз, районның «Липки» лагеренең физик культура буенча инструкторы Оксана Лазарева да бар иде.
"Кама ягы" хәбәрчесе аның белән очрашты һәм берничә сорау бирде.
Оксана, Сез ни рәвешле делегатлар арасында булып чыктыгыз?
-Лаеш районында 2010 елда "ТРның аграр яшьләре берләшмәсе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе оешты. 2017 елның мартында мине бүлекчәнең рәисе итеп сайладылар һәм курсларга җибәрделәр. Алар нинди юнәлештә һәм ничек эшләргә кирәклеген аңлау өчен күп нәрсә бирделәр. Германиягә делегация составын формалаштырганда аңа мине дә керттеләр. Ә Мюнхенда ике атна булып кайтуны ТР мәгариф һәм фән министрлыгы финанслады.
Немец яшьләре белән очрашулар турында сөйләгез әле.
-Программаның белем бирү өлешен Германиядәге яшьләр эше структурасы белән танышу ачты. Без яшьләрнең Бавария берлегендә булдык, ул әлеге төбәктәге барлык иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Рус телендә сөйләшүче яшьләрнең JunOst (Юность) берлегенең Бавария бүлекчәсе белән очраштык. Нәкъ алар кабул итүче як та, программа авторы да иделәр. Монда без үзебезнең күпмилләтле республикабыз өчен бик зарур булган мәдәниятара коммуникациягә өйрәндек. Мюнхенның шәһәр яны территориясендә интернациональ яшьләр үзәге эше белән таныштык. Ул үзәк, төрле белем бирү сменалары оештырып, үз түбәсе астында төрле илләрдән мәктәп укучыларын кабул итә. Пегниц шәһәрендә балалар бакчасында булдык. Безгә Германиянең мәктәпкәчә белем бирү структурасы кызыклы күренде.
Оксана, ә авыл яшьләре ничек соң? Сез бит "ТРның аграр яшьләре берләшмәсе"н тәкъдим иттегез.
-Төрле аграр предприятиеләрдә булу һәм авыл яшьләре тормышы белән танышу визит программасының мөһим состав өлеше иде. Без Бавариянең Хермансдорф БИО-авылында булдык, ул экологик чиста продуктлар җитештерү белән шөгыльләнә. Бакчачылык хуҗалыгын, дуңгыз фермасын, икмәк пешерү йортын һәм башкаларны карадык. Авыл эшмәкәрләре белән очраштык.
Мәдәни программа да каралган идеме?
-Мәдәни программа кысаларында безне Зальцбург (Моцарт ватаны), Мюнхен, Нюрнберг һәм башка шәһәрләр тарихы һәм архитектурасы белән таныштырдылар. Күп кенә күргәзмәләрдә булдык. Икенче бөтендөнья сугышы вакытындагы Дахау концлагере нык тәэсир ясады. Ул замандашларыбызга сугышның коточкыч вакыйгалары турында искәртә, кеше тормышының кыйммәте, шәхескә һәм иреккә хөрмәт турында онытмаска чакыра.
Ә сез немецларга Татарстанны ничек тә булса тәкъдим иттегезме?
-Әйе, искиткеч татар кичәсе оештырдык: татар кухнясы, мәдәнияте, тарихы, музыкасы белән таныштырдык. Бу кичә программаның бизәге булды.
Һәм соңгы сорау: әлеге сәфәрнең әһәмияте.
-Сүз дә юк, Татарстан яшьләренең Германиягә ике атналык мавыктыргыч һәм танып белү мөмкинлеге биргән сәяхәте онытылмаслык эз калдырды. Ул "ТРның аграр яшьләре берләшмәсе" эшчәнлегендә уңай чагылыш табар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район