Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан язучылары үз укучылары белән очраштылар

Лаеш үзәк китапханәсендә татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу булды. Ул Әдәбият елы, ТР милли китапханәсенең 150 еллыгы һәм 2015 елгы сайлау алды кампаниясенә багышланды. Лаеш кунаклары арасында Балык Бистәсе районының "Авыл офыклары" газетасы баш редакторы Миңневазыйх Фатыйхов һәм ике якташыбыз - шагыйрә, "Түгәрәк уен" журналы баш редакторы Илсөяр Иксанова...

Лаеш үзәк китапханәсендә татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашу булды. Ул Әдәбият елы, ТР милли китапханәсенең 150 еллыгы һәм 2015 елгы сайлау алды кампаниясенә багышланды.

Лаеш кунаклары арасында Балык Бистәсе районының "Авыл офыклары" газетасы баш редакторы Миңневазыйх Фатыйхов һәм ике якташыбыз - шагыйрә, "Түгәрәк уен" журналы баш редакторы Илсөяр Иксанова белән шулай ук яшь шагыйрь, Атабайда туган Булат Ибраһимов бар иде.

Чара ТР милли китапханәсе буенча виртуаль экскурсиядән башланды. Аны комплектлау бүлеге мөдире Илшат Кашапова үткәрде. Аннан соң укучыларның татар интеллигенциясе вәкилләре белән әңгәмәсе булды. Язучылар үз иҗатлары, киләчәккә планнары турында сөйләделәр, шәгырьләрен укыдылар.

Булат Ибраһимов иҗаты шактый кызыклы, авангард. "Балык теле" шигырендә автор хәзерге заман проблемаларын бик нечкә тасвирлый. Лирик геройның үз тамырлары белән элемтәне югалтып вакыйгаларны һәм күренешләрне ничек кабул итүен күрсәтә. Бар авторлар да диярлек үз әсәрләрендә ватанга мәхәббәткә, татар халкының мәдәнияте һәм язмышына басым ясыйлар. Миңневазыйх Фатыйхов иҗатында бу тема үз әнисенә һәм туган авылына багышланган шигырьләрендә чагыла. Илсөяр Иксанова татар халык авыз иҗатын җыючы буларак Себер, Төмән, Пермь һәм Урал татарлары гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Татар халкы проблемалары, аерым алганда, телне "югалту" турында сүз барды - хәзерге яшьләр туган телендә сөйләшми диярлек.

-Массакүләм культурага ияреп кайберәүләр үз тамырларын оныталар һәм "ыругы да, нәселе дә булмаган" кешегә әйләнәләр, - дип әлеге көнүзәк мәсьәлә турында фикерен белдерде газетабызның элекке хәбәрчесе Разит Сибатов. - Балаларны "мәдәни прививка"сыз калдырырга ярамый. Шәһәр мохитендә моны эшләү катлаулы булса да, әбиләре, халык һәм бишек җырлары, такмаклары булган авыл туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәтне саклап кала ала.

Бер сәяси партиянең башкарма комитеты җитәкчесе һәм бу әдәби очрашуны оештыручы Роза Мышева авторларга акыл хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

-Язучы сүзенең абруе элеккечә югары. Интеллигенция һәрчак бар җәмгыять өчен иҗтимагый фикерне формалаштыручы мөһим мәдәни ориентир булды. Бүгенге очрашу мине рухи яктан баетты, әйтергә кирәк, канатландырды, - диде Роза Васильевна.

Республика көне алдыннан һәм "Президент белән бергә" хәрәкәтен яклап ул очрашуга килүчеләргә Татарстан флагы төсләре төшкән тасмалар таратты.

Очрашуда катнашучылар үзләренә ошаган авторларның имзасы белән шигъри җыентыклар һәм дисклар сатып ала алды. Укучылар белән аерылышканда оештыручылар һәм язучылар мондый әдәби кичәләр киләчәктә даими үтәр дигән өмет белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X