Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Татарстанныкын сатып ал!“

Җәмәгать бакчасыннан яшелчәләр Узган ел район яшелчәчеләре 6 мең тоннадан артык витаминлы продукция, аерым алганда кәбестә, кишер, кызыл чөгендер җитештергән. Нармонкада, Хәербидә һәм Атабайда урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиләре хезмәткәрләренең яшелчә культуралары эшкәртүдә бай тәҗрибәләре бар. Бу көннәрдә хуҗалыкларда яңа сезонга әзерлек тулы көчкә бара. Орлыклар сатып алына, ашламалар кайтарыла, кирәкле...

Җәмәгать бакчасыннан яшелчәләр

Узган ел район яшелчәчеләре 6 мең тоннадан артык витаминлы продукция, аерым алганда кәбестә, кишер, кызыл чөгендер җитештергән. Нармонкада, Хәербидә һәм Атабайда урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиләре хезмәткәрләренең яшелчә культуралары эшкәртүдә бай тәҗрибәләре бар. Бу көннәрдә хуҗалыкларда яңа сезонга әзерлек тулы көчкә бара. Орлыклар сатып алына, ашламалар кайтарыла, кирәкле техника җыелмасы торгызыла. Сатып алучылардан тотрыклы сорау булган авыл хуҗалыгы культуралары өчен яңа сезонда чәчүлек мәйданнары структурасына ярашлы төстә 200 гектар чәчүлек җир бирелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хәбәр итүләренчә, Лаеш җирендә үстерелгән яшелчәләрнең төп күләме республикабызда яшәүчеләргә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район овощеводство