Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Түбәдән карны төшерегез!

Февраль - карлы ай, яз килер алдыннан һава торышы безне мул кары белән шатландырыр әле. Балалар туйганчы чана шуа, кар фигуралары әвәли алыр... Әмма балалар шатлыгыннан тыш карның күп кенә проблемалар алып килү куркынычы да бар. Автосөючеләр юлның кар салган участокларын узганда үзләренә генә таяна, җәяүлеләргә дә җиңел түгел. Түбәләрдән...

Февраль - карлы ай, яз килер алдыннан һава торышы безне мул кары белән шатландырыр әле. Балалар туйганчы чана шуа, кар фигуралары әвәли алыр... Әмма балалар шатлыгыннан тыш карның күп кенә проблемалар алып килү куркынычы да бар.

Автосөючеләр юлның кар салган участокларын узганда үзләренә генә таяна, җәяүлеләргә дә җиңел түгел. Түбәләрдән кар капламнары салынып тора, алар теләсә кайсы мизгелдә аска шуып төшәргә мөмкин.

Шәһәр хакимияте предприятие җитәкчеләренә һәм шәхси эшмәкәрләргә үз биналары түбәләрен кар-боз массаларыннан чистартуны йөкли.

-Әлеге күрсәтмәләр үтәлмәгән очракта вазифаи затларны административ җәза көтә, - дип кисәтә Лаеш районы прокуроры ярдәмчесе Артём Стебо. - Әгәр кар ташкыны кеше сәламәтлегенә зыян китерә икән, алар җинаять җаваплылыгыннан кача алмаячак. Шулай ук административ-техник инспекция дә күрсәтмә бирә һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзи ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево