Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Теләге булганнарның барысына тәмле икмәк

Авылда яңа икмәк пешерү цехы ачылуга җыелган сокурылыларны әче җил һәм салкын да куркытмады. Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, узып баручы машина йөртүчеләр дә тукталды. Төрле төстәге шарлар эленгән, халык күңел ачкан җирдән нинди бәйрәм булуын белми китеп буламы соң? Ә предприятие ачуны халык гореф-гадәтләренә туры китереп үткәрделәр. Чакырылган артистлар...

Авылда яңа икмәк пешерү цехы ачылуга җыелган сокурылыларны әче җил һәм салкын да куркытмады.

Бәйрәмгә авыл халкы гына түгел, узып баручы машина йөртүчеләр дә тукталды. Төрле төстәге шарлар эленгән, халык күңел ачкан җирдән нинди бәйрәм булуын белми китеп буламы соң?

Ә предприятие ачуны халык гореф-гадәтләренә туры китереп үткәрделәр. Чакырылган артистлар такмаклар җырлап кешеләрне яңа пешкән кабартмаларны авыз итәргә җыйдылар. Төрле костюмнар кигән аниматорлар аларны узган-барганга тәкъдим иттеләр. Кешеләр туңмасын өчен күңелле бәйгеләр оештырдылар, ә төп бүләк - зур бәйләм сушкалар. Тамашачылар белгән җырларга кушылдылар, биеделәр һәм рәхәтләнеп көлделәр.

Килүчеләрне бина эчендә зур якты залда өстәлләр каршылады.Сый-нигъмәттән киштәләр сыгылып тора: коймаклар, пәрәмәчләр, өчпочмак, чәк-чәк... Боларны күргәч тыелып калып буламы соң?

-Без Оренбургка барабыз, тамак ялгап алыр урын эзләдек, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Мария Первушина. - Бу кафега бик тә уңышлы килеп кердек. Пирожкилары бик уңган, супермаркеттагылардан күпкә тәмле дә. Юлда капкалап алу өчен дә алдым.

Ярты сәгать эчендә кабартмаларның барысын диярлек алып бетерделәр. Әмма киштә шул арада яңадан тулды: пекарняда эш кайный, пирожкиларның кайнарлары үз сатып алучыларын көтә.

-Безнең кафе 2006 елдан эшли, күптәннән сатып алучыларга үзебез пешергән камыр әйберләре тәкъдим итәсе килә иде, - дип сөйли предприятие директоры Виталий Сорокин. - Без ремонт ясадык, бинаны үзгәртеп кордык, җиһазлар сатып алдык. Җитештерә башлауда тәҗрибәле технолог, якташыбыз Елена Иванова ярдәм итте. Ә безнең искиткеч пешекчеләребез бар. Безнең предприятиедә 15 кеше эшли, барысы Лаеш районыннан. Бәйрәмнәргә бәлешләр пешерүгә заказлар бар инде. Киләчәктә продукция ассортиментын киңәйтергә ниятлибез: икмәк, кондитер әйберләр, пицца төрләрен арттырачакбыз. Клиентлар бәяләрләр дип өметләнәм: монда яшәүчеләр безнең кафены беләләр, узып китүчеләр дә еш тукталалар.

Кышкы салкында җылы сумса ашап алу һәрчак яхшы. Аны Лаеш осталары пешерүен белгәч бигрәк тә тәмле тоела.

Бик тә тәмле, бармакларны яларлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район