Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Терлек азыгы запасын тулыландыру

Җәйге ай ярым вакыт эчендә "Булатов" крестьян-фермер хуҗалыгында күп еллык үләннәрне ике тапкыр чабып алганнар. Районда савым көтүне печән белән тәэмин итү буенча әлеге хуҗалыкка тиңнәр булмау очраклы түгел. Һәр сыерга ике тонна кыйммәтле азык туры килә. Һәм бу әле чик түгел. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы...

Җәйге ай ярым вакыт эчендә "Булатов" крестьян-фермер хуҗалыгында күп еллык үләннәрне ике тапкыр чабып алганнар.
Районда савым көтүне печән белән тәэмин итү буенча әлеге хуҗалыкка тиңнәр булмау очраклы түгел. Һәр сыерга ике тонна кыйммәтле азык туры килә. Һәм бу әле чик түгел. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре активында 7600 тонна печән һәм 32,5 мең тонна сенаж. "Хәерби", "Урта Девятово", "Йолдыз", "Березовка" җәмгыятьләренең терлек азыгы көннән-көн тулылана. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә хуҗалыкларда шартлы бер терлек башына уртача 13,9 центнер азык берәмлеге туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев