Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үткәннәр турында хәтерне саклау – изге бурыч

Мария Петровна Быченникова бик дулкынланды. Ул үзенә кунакка район башлыгы Михаил Афанасьев, "Кама ягы" газетасы редакторы Денис Суханов һәм башка күпсанлы кунаклар киләсен белә иде. Очрашу өчен сәбәп мөһим: районның иң өлкән кешеләренең берсенә 95 яшь тулды. Мария Петровна 1921 елның беренче февралендә Лаешта туган һәм гомере буе монда хезмәт...

Мария Петровна Быченникова бик дулкынланды. Ул үзенә кунакка район башлыгы Михаил Афанасьев, "Кама ягы" газетасы редакторы Денис Суханов һәм башка күпсанлы кунаклар киләсен белә иде. Очрашу өчен сәбәп мөһим: районның иң өлкән кешеләренең берсенә 95 яшь тулды.

Мария Петровна 1921 елның беренче февралендә Лаешта туган һәм гомере буе монда хезмәт куйган. "Камская новь" газетасы яшьтәше 20 елга якын район газетасында баш бухгалтер булып эшли. Аңа күп нәрсә кичерергә туры килә. Сугыш, ачлык, авыр хезмәт. Әтисен, саклык банкының 43 яшьлек исәп хезмәткәрен сугышка алалар. Сугыш кырында абыйларының берсе хәбәрсез югала. Мария Петровна да "Мине ирекле итеп сугышка җибәрүегезне үтенәм" дип гариза яза, әмма тылда белгечләр кирәк була.

Үзенең булачак ире белән Мария 1943 елда, ул демобилизацияләнеп Лаешка кайткач таныша. Алар балалар үстерәләр, йорт салалар, намус белән хезмәт итәләр.

Мария Петровна тормышы "Кама ягы" тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул счетовод булып эшли, аннан соң бухгалтер була. Газета үзенең исемнәрен алыштыра, күпмедер вакыт чыкмый тора, аннан соң яңадан чыга башлый. Редакторлар, хәбәрчеләр алышына, алар урынына яңа кешеләр килә. Ә бухгалтер М.П.Быченникова элеккечә намуслы төстә үз вазыйфасын үтәүне дәвам итә. Тәҗрибә җыя, үз квалификациясен күтәрә, югары класслы профессионалга әйләнә. Коллегаларын һәрчак хөрмәт итә. Алар хәзергә кадәр аны тыйнак һәм яхшы кеше буларак искә алалар.

Быелның маенда Мария Петровнаның лаеклы ялга китүенә 40 ел була.

Олы яшьтә булуына карамастан, М.П.Быченникова бик актив кеше. Өендә һәрчак чисталык һәм тәртип, ишегалдындагы карны да үзе чистарта.

Хәзер аны кызы, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы кайгырта. Ветеран үз юбилеен туганнары һәм якыннары белән каршы ала. Бу көнне табын артында аның зур һәм тату гаиләсенең барлык дүрт буыны да җыелды.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Мария Петровнага котлау открыткалары, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Алар озак сөйләштеләр. Башлык юбилярның үз тормышы турында сөйләвен тыңлады.

-Безнең Сезгә зур үтенечебез бар, - дип әңгәмәдәшенә мөрәҗәгать итте Михаил Павлович. - 100 яшьлек юбилеегызны билгеләп үтәргә. Мондый олы яшькә бары тик якыннарың ярдәме булганда гына җитәргә мөмкин. Ә сезнең алар күп һәм барысы да сезне ярата һәм хөрмәт итә.

Әңгәмә барышында Михаил Афанасьевта кызыклы идея туды.

-Безнең районның озак яшәүче кешеләре турында китап язарга кирәк, - башлыкның бу тәкъдимен барысы да хуплады.

-Безнең әбинең хәтере яхшы. Ул күп нәрсә сөйли ала, - диләр ветеранның оныклары һәм оныкчыклары.

Гаилә традицияләрен һәм үткәннәр турында хәтерне саклау - хәзерге буынның изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево юбилей 95 лет