Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Торак милекчеләре исәбенә капремонт: бу реаль чыгу юлымы?

Лаеш районы җиденче ел ТКХны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбенә күп квартирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасында катнаша. Быел бу максатка 17 миллион сум акча җибәрелгән. Бүленгән акчаларга алты күп квартирлы йортка ремонт ясарга планлаштыралар: Лаеш белән Никольскийда берәр һәм Габишево белән Нармонкада икешәр. Капиталь ремонт чыгымнарында торакта яшәүчеләр...

Лаеш районы җиденче ел ТКХны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбенә күп квартирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасында катнаша.

Быел бу максатка 17 миллион сум акча җибәрелгән. Бүленгән акчаларга алты күп квартирлы йортка ремонт ясарга планлаштыралар: Лаеш белән Никольскийда берәр һәм Габишево белән Нармонкада икешәр. Капиталь ремонт чыгымнарында торакта яшәүчеләр өлеше 15%тан да ким булмаячак.

Күп квартирлы йортларга капиталь ремонт фонды торак милекчеләреннән взносларны быелның гыйнварыннан ала башлады. Түләүнең күләме торак бина мәйданына бәйле төстә исәпләнә. Күптән түгел генә күп квартирлы йортларда капиталь ремонт бары муниципаль акчалар исәбенә генә үткәрелә иде...

Йортка капиталь ремонтка өстәмә түләү турында яңалыкны күңелле дип әйтеп булмый. Хәзерге катлаулы хәлдә өстәмә чыгымнар тормышны катлауландыра. Әмма бу хәлнең дә үз плюслары бар.

-Күпләр йорт турында тиешле кайгырту булмауның киләчәктә аның җимерелүенә китерү фактына игътибар итмиләр, - дип аңлата "Лаеш районының управляющий компаниясе" ЧЖЖ директоры Дмитрий Моденов. - Халык тарафыннан зур булмаган ярдәм дә күп проблемаларны хәл итәргә мөмкин. Хакимият бар йортларны да сәгать эчендә генә тәртипкә китерә алмый. Нигә әле үзеңне торак хуҗасы итеп хис итмәскә һәм аны карап тору буенча чыгымнарны үз өстеңә алмаска?

Чыннан да торак хуҗалары тарафыннан ярдәм үзен аклый: кеше ремонтка үз акчасын тота икән, ул уртак милеккә сакчыл карый башлый.

Капиталь ремонт таләп ителгән йортларның чираты 2045 елга кадәр гамәлдә булачак программа белән билгеләнә. Аның буенча берничә критерий алына: соңгы капиталь ремонттан соң йортны файдалануның дәвамлылыгы, уртак милек объектларының физик искерүе, таләп ителгән хезмәт һәм эшләрнең төрләре, йортның советы булу. Әмма бу әле бөтенесе түгел. Торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар булу да исәпкә алына. Шуңа күрә коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәк - әгәр йортта түләмәүчеләр бар икән, аны һәрчак чиратның ахырына күчерәчәкләр.

Әмма яхшы хәбәрләр дә бар: безнең районда ремонт эшләре майда гына башланырга тиеш булган. Тик төп подрядчылар - "Стройконтактэнергоплюс" һәм "Стройтекс" компанияләре эшне аңа калдырмаска булганнар. Инде хәзердән үк түбәне, электриканы төзәтү эшләре тулы көчкә бара, полипропилен торбалардан суүткәргеч сузалар. Урамда температура тотрыклы төстә плюс тора башлагач фасадларны яңартуга тотынырга була. Лаешта Сәйдәшев урамында 3 нче йорт яңа төзелеш - балалар бакчасы белән туры килә торган төскә буялачак. Сүз уңаеннан, әлеге мөһим социаль объектны файдалануга тапшыру быелның сентябренә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево