Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Трасса югары игътибар таләп итә

Лаеш районында октябрьнең соңгы атналарында һәм ноябрь башында юл-транспорт һәлакәтләре күп булды. Аварияләрнең төп сәбәбе - шулай аталучы кеше факторы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, ә кайчакта аларны тупас бозу аяныч нәтиҗәләргә китерә. Район территориясендә октябрьнең соңгы ике атнасында дүрт кеше үлеменә һәм икесенең җитди җәрәхәтләнүенә китергән аварияләр булды. Ике җәяүле...

Лаеш районында октябрьнең соңгы атналарында һәм ноябрь башында юл-транспорт һәлакәтләре күп булды. Аварияләрнең төп сәбәбе - шулай аталучы кеше факторы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, ә кайчакта аларны тупас бозу аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Район территориясендә октябрьнең соңгы ике атнасында дүрт кеше үлеменә һәм икесенең җитди җәрәхәтләнүенә китергән аварияләр булды.

Ике җәяүле Урта Девятово борылышыннан ерак түгел һәлак булалар, алар юл аркылы җәяүлеләр чыгу урыныннан чыкмыйлар, ә киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмый. Берничә көн элек Сокурыда җәяүлене бәрдерәләр. Полянкадан ерак түгел төнлә белән Кече Елгадан килүче велосипедчы машина көпчәге астына эләгә. Һәм менә яңа фаҗига. Лаешта яшәүче Лада Грантада өенә кайтып килә. Инде караңгылана. Өенә кайтып җитәргә дә аз гына - биш-алты километр кала. Һәм кинәт - бәрелешү. Каршы як полосада авария сигнализациясе сүндерелгән КамАЗ тора. Аның йөртүчесе, 33 яшьлек ир кеше, ниндидер сәбәп аркасында аварияле тукталыш билгесен дә куймаган. Караңгы вакытта йөк машинасын күрү мөмкин булмый диярлек. Нәтиҗәдә Ладаның 61 яшьлек пассажиркасының ботлары сына. Ә арткы утыргычта утырган, иминлек каешын эләктермәгән 69 яшьлек хатын-кызның башы бәрелә һәм аягы сына. Икесе дә РКБга җибәрелә.

Юеш кар, тәүлекнең караңгы вакыты һәм суыту белән чиратлашучы җылыту - әлеге катлаулы һава-юл шартлары юлларда югары игътибар таләп итәләр. Йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев