Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган мәктәбем, син минем горурлык

Державино төп гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 145 еллык юбилеен билгеләп үтте 1870 елдан 2015 елга кадәр әлеге мәктәп берничә тапкыр исем алыштырган: әле чиркәү-мәхәллә, әле эшче-крестьян яшьләре мәктәбе булган. Җиде еллык, урта, башлангыч һәм, ниһаять, төп гомумбелем бирү мәктәбе: ул исемен үзгәртте, әмма үзенең билгеләнешен - фән сарае булу бурычын...

Державино төп гомумбелем бирү мәктәбе үзенең 145 еллык юбилеен билгеләп үтте

1870 елдан 2015 елга кадәр әлеге мәктәп берничә тапкыр исем алыштырган: әле чиркәү-мәхәллә, әле эшче-крестьян яшьләре мәктәбе булган. Җиде еллык, урта, башлангыч һәм, ниһаять, төп гомумбелем бирү мәктәбе: ул исемен үзгәртте, әмма үзенең билгеләнешен - фән сарае булу бурычын югалтмый. Монда, бар россиялеләр өчен истәлекле урында кабатланмас рух һәм җәлеп итү көче хөкем сөрә. Лаеш җире - бөек якташыбыз Гавриил Романович Державин ватаны.

Юбилей тантанасы театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Сәхнәдә Державин чоры костюмнарыннан Екатерина Икенче, Россия фәннәр Академиясе президенты Екатерина Дашкова, полководец Александр Суворов рольләрен башкаручы педагоглар. Төп рольдә - Гавриил Державин ролендә - 40 елдан артык мәктәп директоры вазифасын башкаручы Александр Петрович Тарасов!

145 ел эчендә мәктәп стеналарыннан 2006 укучы белем алып чыккан! Ул үзендә тәрбияләнгәннәр: Россиянең атказанган юристы, юстиция полковнигы Николай Кириллов; Каюм Насыйри исемендәге әдәби премия лауреаты, Казанның 20 нче гимназиясе директоры Рәхимә Арсланова; ТР ЭЭМның клиник госпитале хирургия бүлеге начальнигы Александр Агеев һәм араларында нефтьчеләр, төзүчеләр, инженерлар, табиблар һәм башкалар булган йөзләрчә кеше белән белән горурлана. Тату педагогик коллективның тулаем диярлек әлеге мәктәпне тәмамлаучылардан тору факты да күп нәрсә сөйли.

Шыгрым тулы актлар залында педагогик хезмәт ветераннары Кәүсәрия Хәлиуллина, Мария Сергеева, Валентина һәм Геннадий Агеевлар, Елена Миңнуллина, Кәрим Бикмуллин һәм башка күпләр хөрмәтенә җылы сүзләр бер генә яңгырамады. Барлык укытучыларны санау мөмкин түгел.

Берничә видеофильм мәктәп елъязмасын искә төшерде. Мәктәпне элек тәмамлаучылар үзләренә, максатка омтылучан яшьләргә сагыш белән карадылар. Тарихка әлеге экскурс мәктәпкә видеопроектор бүләк иткән иганәче, "Корпорации эксперта Республики Татарстан"ның генераль директоры Айрат Нәҗмиев ярдәме белән мөмкин булды.

Лаеш районы мәгариф идарәсе начальнигы Анатолий Новиков, Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева һәм бәйрәмнең башка мактаулы кунаклары да яхшы сүзләрен җиткерделәр.

Концерт номерлары бер-берсен алыштырды, дулкынландыргыч хатирәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырулар белән чиратлаштылар.

Мәктәпне тәмамлаганнар мәктәпне карап йөрделәр һәм бер мизгелгә бала чакларына кайттылар диярсең.

-Без гаиләдә сигез бала үстек, барыбыз да бу мәктәпне тәмамладык, - дип искә ала юбилейга ике апасы белән кайткан Мария Фомина.

-Ә мин яраткан укытучыларым белән очрашырга ел саен диярлек кайтам, - ди Миңнеруй Хәйруллина. - Монда укуым белән горурланам. Педагогларга рәхмәт!

Анатолий Новиков үз чыгышында мәктәп стеналарында укучыларның яңгыравык тавышлары тынмасын өчен державинолыларны күбрәк бала алып кайтырга чакырды.

Бәйрәм дәвам итте, аның азагы булмас шикелле иде. Мәктәп үзенең юбилеен бер генә билгеләмәс әле, ә мәктәпне тәмамлаучылар якташларын үзләренең данлы эшләре һәм казанышлары белән шатландырыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево школа юбилей