Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Төзекләндерү һәм иминлек

Сак булыгыз! Йорт янында усал эт 2016 елның 10 аенда үзәк район хастаханәсенә торак пунктлар урамнары буйлап хуҗасыз йөрүче этләр тешләгән 124 кеше мөрәҗәгать иткән. Ә "кече туганнарыбыз"дан зыян күргән күпме кеше медиклар ярдәменнән файдаланмаска булган - төгәл билгеле түгел. Ышанып шуны гына әйтергә була - үз ирекләренә тапшырылган этләр...

Сак булыгыз! Йорт янында усал эт

2016 елның 10 аенда үзәк район хастаханәсенә торак пунктлар урамнары буйлап хуҗасыз йөрүче этләр тешләгән 124 кеше мөрәҗәгать иткән. Ә "кече туганнарыбыз"дан зыян күргән күпме кеше медиклар ярдәменнән файдаланмаска булган - төгәл билгеле түгел.

Ышанып шуны гына әйтергә була - үз ирекләренә тапшырылган этләр кешеләр өчен чын куркыныч тудыралар. Һәм аның нинди эт булуы - ягымлымы ул, әллә усалланып ырылдаучымы - мөһим түгел: теләсә кайсы очракта да этнең гамәлләре өчен аның хуҗалары җаваплы.

-2015 елда административ-техник инспекциягә этләр тешләү факты буенча бары өч мөрәҗәгать керде. Быел без җәмәгать судьяларына 18 материал җибәрдек! - дип аңлата АТИ начальнигы урынбасары Олег Татьянкин. - Шул ук вакытта йорт хайваннарын асрау һәм урамга йөртергә алып чыгуның билгеле бер кагыйдәләре бар. Мәсәлән, этләрне борынчык һәм баусыз урамга, парк яки скверларга, җәмәгать урыннарына алып чыгарга ярамый. Әлеге шартлар үтәлмәгәндә яраткан хайваныгызны җәмәгать транспортында йөртү дә тыела. Законны бозган өчен сезне административ җаваплылыкка тартырга һәм 300-1000 сум штраф салырга мөмкиннәр. Эш хуҗалары тирә-яктагыларның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар күрергә тиешләр.

Соңгы вакытта эт оясын үз йорт хуҗалыгы территориясеннән читкә, чынлыкта - муниципаль җиргә чыгарып кую модасы барлыкка килде.

-Ә безгә нәрсә эшләргә? Ишегалдына эт исе тарала, - дип законлы кисәтүләргә ризасызлык белдерәләр эт ияләре.

-Әлеге "чисталык яратучы" хуҗалар шуны оныталар: эт оясын өй янына урамга куеп, алар муниципаль җирне билиләр, - дип искәртә Олег Татьянкин. - Ә эт чылбырыннан ычкынса?

Акчалата җәза бирү - ул проблеманың бер ягы гына. Ә икенчесе - мораль ягы белән нишләргә? Эт тешләгән баланың әти-әнисе күзенә ничек карарга? Үзеңнең закон таләпләренә битарафлыгыңны ничек акларга?

Мөгаен, Антуан де Сент Экзюпери сүзләрен искә төшерергә кирәктер: "Без үзебез кулга ияләштергәннәр өчен җаваплы". Үзеңә-үзең проблема тудырып, соңыннан аны геройларча җиңәргә тырышу кирәкми. Бары тик үзегезнең дүрт аяклы дустыгызны яратыгыз һәм үзегезгә дә, кешеләргә дә, аңа да проблемалар тудырмагыз.

Әгәр эт тешләсә, нишләргә?

1.Кешеләрдән әлеге этнең кемнеке булуын ачыкларга.

2.Әгәр мөмкин булса, аны фотога төшерергә.

3.Хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә.

4.Я полициягә, я административ-техник инспекциягә гариза язарга.

Этләр асрау кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны "Район турында" рубрикасыннан "Авыл җирлекләре"нә күчеп, Лаеш районы муниципаль берәмлекләре порталында укырга мөмкин. Анда кирәкле авыл җирлеге төймәсенә басарга һәм "Норматив-хокукый актлар" тәрәзәсе чыккач "ПОСТАНОВЛЕНИЕ Об утверждении Правил благоустройства территории..." бүлеген сайларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район